Газ челтәрләре 171 торак йортны зәңгәр ягулыкка тоташтырырга мөмкинлек бирде.
Газ җибәрү тантанасында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, Тукай районы башлыгы Камил Нәҗмиев, Газпром трансгаз Казан генераль директорының ремонт һәм капиталь төзелеш буенча урынбасары Рөстәм Хәммәтов катнашты.
«Мондый салкын көндә һәркем, ягулык буларак, яшәү һәм уңайлылык өчен шарт буларак, өйдә газның ни дәрәҗәдә кирәклеген аңлый. Ил президенты Владимир Путин карары буенча 2021 елдан догазификация программасы алып барыла, аның ярдәмендә илнең һәр кешесе үз йортына бушлай газ китерә ала. Шунысын да билгеләп үтәсем килә, бу газ тармагы хезмәткәрләренең, район җитәкчеләренең зур эше. Барыгызга да зур рәхмәт», – диде Марат Миңнебаев.
Россия төбәкләрен газлаштыру – эчке базарда «Газпром» эшенең иң масштаблы һәм социаль әһәмиятле юнәлешләренең берсе.