26 км озынлыктагы яңа челтәрләр Газпром трансгаз Казанга догазификацияләү программасы кысаларында 582 торак йортны зәңгәр ягулыкка тоташтырырга мөмкинлек биргән.
Газ җибәрү тантанасында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, Газпром регионара Казан генераль директоры урынбасары Илдар Гыймранов һәм башкалар катнашты.
«Ил Президенты Владимир Путин карары, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, безнең хезмәттәшләребез, газчылар эше нәтиҗәсендә 2021 елдан башлап газны догазификацияләү программасы уңышлы эшләп килә, ул һәр кешегә җылылык белән ышанычлы тәэмин итү һәм өйләрендә уңайлыклар тудырырга мөмкинлек бирә», – дип билгеләп үтте Марат Миңнебаев.
Россия төбәкләрен газлаштыру – эчке базарда «Газпром» эшенең иң масштаблы һәм социаль әһәмиятле юнәлешләренең берсе. Бу эш Россия төбәкләренең социаль-икътисадый үсешенә, халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга ярдәм итә.