Аксубайда нефть оешмалары хезмәткәрләре өчен өч заманча торак йорт тапшырылды

2025 елның 25 декабре, пәнҗешәмбе

Йортлар урнашкан Волков урамы күптән түгел генә формалаша башлаган: монда юл салганнар, яктырту, газ, су һәм башка уңайлы тормыш алып бару өчен башка чаралар үткәрелгән. Бу урамда барлыгы 10 йорт төзү планлаштырыла.

Тантаналы чарада Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Дмитрий Гуськов катнашты.

- Министрлыктан һәм шәхсән үз исемемнән яңа фатирга күченүчеләрне, компания җитәкчелеген һәм район хакимиятен яңа үсеш чоры белән котлыйм! Республика деурбанизациягә таба бара: Казан – перспективалы үзәк, әмма районнар да үсәргә, уңайлы һәм лаеклы яшәргә тиеш. Бу гомуми планда вак тамчы, әмма юнәлеш дөрес, – диде ул.

Яңа йортларда яшәүчеләр исеменнән рәхмәт сүзләре белән Гүзәл Хәмәтшина мөрәҗәгать итте:

- Безнең өчен бу квадрат метрлар гына түгел, ә балаларыбыз үсәчәк, гаилә традицияләре урнашачак урын. Йортлар төзүгә катнашы булган һәркемгә чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International