Түбән Каманың җәмәгать транспорты паркы Татарстанда җитештерелгән автобуслар белән тулыланды

2025 елның 22 декабре, дүшәмбе

Бу РариТЭК заводының метандагы 10 LOTOS-105 урта класслы автобусы һәм КамАЗның НефАЗ 5299-31-52 класслы 5 шәһәр яны автобусы.

Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр урынбасары – республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко, Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев һәм башкалар катнашты.

Яңа автобуслар шәһәр һәм шәһәр яны юнәлешләрен көчәйтәчәк. Пассажир транспортын яңарту ташламалы программалар буенча Дәүләт транспорт лизинг компаниясе белән берлектә гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International