Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко машина төзелеше тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлады!

2025 елның 28 сентябре, якшәмбе

– Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм шәхсән үз исемемнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Машина төзүчеләр көне белән котлыйм!

Машина төзелеше Татарстан икътисадында алдынгы тармак, республиканың инновацион үсешенең чын локомотивы булып тора. 2024 елда машина төзелеше комплексының төяп җибәрелгән продукция күләме – 1,5 трлн.сумга якын. Узган ел белән чагыштырганда үсеш 32% тәшкил итте, бу хәтта катлаулы икътисадый шартларда да тармакның алга китешенең ачык дәлиле булып тора.

Бүген республиканың машина төзелеше комплексында 130 меңнән артык югары квалификацияле белгеч — үз эшенең чын профессионаллары эшли, аларның хезмәте, таланты һәм һөнәргә тугрылыгы тирән хөрмәткә лаек.

Сезнең ярдәмегез белән Татарстан илнең алдынгы сәнәгать үзәкләренең берсе буларак үз позицияләрен ныгыта.

Машина төзелеше тармагының барлык хезмәткәрләренә һәм ветераннарына ныклы сәламәтлек, иминлек, яңа җитештерү казанышлары һәм иң кыю проектларның тормышка ашырылуын телим!

Бәйрәм белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International