Татарстан икътисадында машина төзелеше алдынгы тармак булып тора. 2024 елда төяп җибәрелгән продукция күләме 1,5 трлн.сумга җитте. Узган ел белән чагыштырганда үсеш 32% тәшкил итә.
Быелның 7 аенда предприятиеләр 1 трлн.сумнан артык продукция төяп озаткан, узган ел белән чагыштырганда үсеш – 46%.
Тармакта 130 меңнән артык кеше эшли.
Бүген машина төзүчеләрне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Станоклар төзү һәм авыр машина төзелеше департаменты директоры Валерий Пивень, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Стратегик үсеш һәм корпоратив сәясәт департаменты директоры Алексей Матушанский, Премьер-министр урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башка мәртәбәле кунаклар хөрмәтләде.
Тантаналы өлеш алдыннан кунаклар масштаблы күргәзмәне карадылар. Орган залы каршындагы урамда республиканың әйдәп баручы компанияләре: КАМАЗ, ЕлАЗ, Казаньсельмаш, КВЗ, Соллерс Алабуга, Ремдизель, МТЗ-Татарстан, РариТЭК һәм башка бик күп компанияләр үзләренең иң яхшы эшләнмәләрен һәм технологияләрен күрсәттеләр. Холл эчендә кунакларны Элекон заводы, Алабуга аккумулятор заводы, Питон Кама һәм башка предприятиеләр эшләнмәләре экспозициясе каршы алды.
Бәйрәм программасында шулай ук Татарстанның иң яхшы машина төзүчеләрен бүләкләү, Сергей Трофимов, предприятиеләрнең иҗат коллективлары һәм республика башкаручылары катнашында концерт булды.
Рөстәм Миңнеханов завод хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды:
Ирешкән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәт өчен II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнделәр:
Казан төгәл машиналар төзү заводының станок һәм слесарь эшләре контролеры Эльвира Арефьева;
генераль директор урынбасары – КАМАЗның финанс директоры Андрей Максимов;
цехның автомат линияләрен һәм агрегат станокларын көйләүче алюминий детальләр һәм Ремдизельнең КПП башкарма дирекциясенең запас частьләр җитештерү буенча директоры Сергей Лопатин.
Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән үзебезнең машина төзелешен үстерүгә аерым өлеш керткән һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәт өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале белән бүләкләнделәр:
А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводының 4 нче номерлы цехы разметчигы Фатыйх Галиуллин;
КАМАЗ фәнни-техник үзәгенең конструкторлык һәм фәнни-тикшеренү исәп-хисаплары хезмәте җитәкчесе Владимир Сергеевич.
Республиканың сәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнделәр:
Татарстан Республикасы Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге директоры Марат Әхмәров;
генераль директор урынбасары – Радиоприборның баш инженеры Андрей Песошин.
Илебез машина төзелешен үстерүгә керткән өлеш һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәт өчен «ТР Атказанган машина төзүчесе» дигән мактаулы исем бирелде:
Казан компрессор машиналары төзү заводының техник контроль бюросы башлыгы Елена Антоновага;
Зеленодольск проект-конструкторлык бюросының баш инженеры Александр Володиковка;
Түбән Кама механика заводының әзерлек производствосына хезмәт күрсәтү цехының әйдәүче инженер-программисты Анатолий Сорокинга;
Серго исемендәге заводның махсус конструкторлык-технологик үзәгенең әйдәп баручы инженер-конструкторына.
Хезмәт династияләрен дә аерым билгеләп үттеләр, алар барысы да бүләк итеп Татарстанда җитештерелгән ПОЗИС суыткычларын алдылар.
Хезмәтчәннәрнең гаиләләрен Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Олег Коробченко һәм Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина хөрмәтләде:
«КАМАЗ» – Шляхтиннар династиясе, гомуми стаж 240 ел.
«Казанькомпрессормаш» – Киршиннар династиясе, гомуми стаж 134 ел.
«Казан вертолет заводы» – Сорокиннар-Бешановлар-Галченковлар династиясе, гомуми стаж 395 ел.
С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – Хәсәновлар династиясе, гомуми стаж 206 ел.
«Вакууммаш» – Хөсәеновлар династиясе, гомуми стаж 143 ел.
КАМАЗ генераль директоры Сергей Когогин һәм «Серго исемендәге завод» җитештерү берләшмәсе генераль директоры Радик Хәсәнов предприятие ветераннарын бүләкләделәр, алар Татарстанда эшләнгән Haier телевизорлары алдылар:
«Технотрон» ГК «ТЭМПО» – Татьяна Молоснова, әйдәп баручы инженер-технолог, эш стажы – 43 ел.
«ЕЛАЗ» җитештерү берләшмәсе – Вячеслав Дерендяев, механика җыю эшләре слесаре, гомуми эш стажы – 40 ел.
А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы – Ирина Сусликова, 9 нчы цехның җитештерүне технологик әзерләү бюросы башлыгы, гомуми эш стажы – 45 елдан артык.
Ремдизель – Алексей Орлов, механика җыю эшләре слесаре, гомуми стажы – 31 ел.
Раритек автомобиль заводы – Илдус Алюшев, баш инженер урынбасары, эш стажы – 21 ел.
ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов һәм Чаллы мэры Наил Мәһдиев иң яхшы яшь инженерларны бүләкләделәр, алар заманча ICL ноутбуклары алдылар:
Соллерс-Алабуга – Айнур Нигъмәтҗанов, кузов геометриясе буенча инженер, эш стажы – 12 ел.
Казан төгәл машиналар төзү заводы – Салават Мостафин, җыю производствосы буенча баш технолог урынбасары, эш стажы – 10 ел.
ПОЗиС – Сөнгать Сафиуллин, полимер материаллар бюросы башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, эш стажы – 4 ел.
Казаньсельмаш – Алексей Новиков, инженер-технолог, эш стажы – 4 ел.
АйсиэлТехно – Александр Александров, кертү һәм техник ярдәм күрсәтү төркеме җитәкчесе, эш стажы – 9 ел.
Шулай ук техник түгәрәк һәм балалар иҗаты үзәге җитәкчеләрен бүләкләделәр, аларга дипломнарны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Стратегик үсеш һәм корпоратив сәясәт департаменты директоры Алексей Матушанский тапшырды:
Диплом һәм ICL ноутбугын алдылар:
Анастасия Кирпичонок (Түбән Кама районының «Техник иҗат һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәге» — «Кванториум» балалар технопаркы);
Сергей Ключников («Азнакай шәһәренең балалар иҗаты үзәге»);
Фәнзир Мөхетдинов («Саба районы Балалар иҗаты үзәге»);
Алексей Кяльчин («Казан моторлар төзү производство берләшмәсе»);
Альберт Фатыйхов (ЭНИКС).