Россия һәм Татарстан профсоюз хәрәкәтенең 120 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашучыларны сәламләп, бу хакта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов әйтте.
Чара Казанның Җиңү паркында узды. Бүген биредә шулай ук республиканың хезмәт династияләрен хөрмәтләделәр.
«Бу хезмәтчәннәрнең бердәмлеге бәйрәме, аның ярдәмендә безнең республика –Россиянең терәк сәнәгать регионы, – диде Родион Карпов. – Профсоюз 120 ел хезмәт кешесен берләштерә, яклый һәм аңа ярдәм итә! Профсоюз һәрвакыт хезмәткәр янында булды һәм аның социаль мәнфәгатьләре, хезмәт һәм ял шартлары турында кайгырта».
Тантаналы чара иҗат коллективларының бәйрәм концерты белән дәвам итте. Фирдүс Тямаев һәм «Волга-Волга» вокаль-инструменталь ансамбле концерт программасының хедлайнерлары булдылар. Шулай ук бүген паркта хезмәт мөнәсәбәтләре, хезмәтне саклау һәм шифаханә-курорт хезмәтләре күрсәтү мәсьәләләре буенча Республика профсоюзлар федерациясе белгечләреннән консультацияләр алырга мөмкин иде. Парк территориясендә «Хезмәт кешесе» фотокүргәзмәсе эшләде, яшь кунаклар өчен уеннар һәм конкурслар белән мәйданчыклар оештырылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында чарада тарихи хәтерне саклау һәм махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Бүген республика профсоюзлары төзелеш материаллары һәм беренчел кирәк-яраклар белән махсус операция зонасына чираттагы гуманитар йөкне җибәрде.
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте