Казанда тантаналы рәвештә Kazan Digital Week-2025 халыкара форумы ачылды. Катнашучыларны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ачылышта республика сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Родион Карпов катнашты.
Форумда 10 төп тема яңгыраячак. Шуларның берсе Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыныкы - «Цифрлы индустрия 4.0».
Бүген бу юнәлеш кысаларында «Энергетикада цифрлаштыру» түгәрәк өстәле узды.
Әйдәп баручы экспертлар, бизнес һәм фәнни бергәлек вәкилләре энергетикада алдынгы цифрлы технологияләрне кертүне, цифрлы инфраструктураны һәм энергия системалары белән идарә итү платформаларын үстерүне, энергетика процессларын оптимальләштерү өчен ясалма интеллект куллануны, цифрлаштыру чорында энергетика объектларының киберкуркынычсызлыгын тәэмин итүне һәм цифрлы энергетика өчен кадрлар әзерләүне кертеп, темаларның киң спектры турында фикер алыштылар.
Түгәрәк өстәл тәҗрибә уртаклашу, үсешнең перспектив юнәлешләре турында фикер алышу һәм энергетика тармагының нәтиҗәлелеген һәм тотрыклылыгын арттыру өчен чишелешләр эзләү мәйданчыгына әверелде.
«Индустрия 4.0» секциясенең башка түгәрәк өстәлләрен сез форумның рәсми сайтында түбәндәге сылтама буенча карый аласыз: kazandigitalweek.com/ru/site/program/.
Катнашырга чакырабыз!