Импортны алмаштырган «Ансат» вертолеты беренче тапкыр күккә күтәрелде

2025 елның 2 сентябре, сишәмбе

Казан вертолет заводының һава судносы очыш сынаулары кысаларында 6 минутлык очыш башкарган. Чарада Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алиханов, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары — сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко һәм башкалар катнашты.

«Үзебезнең двигательле вертолет очышы – Россия авиациясенең технологик суверенитетын ныгыту юлында тагын бер адым. «Ансат»ны ремоторизацияләү процессында КВЗ белгечләре системаларны комплекслы эшкәрттеләр һәм вертолет конструкциясенә үзгәрешләр керттеләр, аның характеристикаларын һәм ышанычлылыгын яңа дәрәҗәгә күтәрделәр. Хәзер безнең җитештерүчеләр өчен төп бурыч — сертификацион сынауларның барлык этапларын уңышлы узу, аның нәтиҗәләре буенча серияле тәэмин итүгә керешергә мөмкин булачак», – диде Антон Алиханов.

Импортны алмаштырган «Ансат» 2022 елда сертификацияләнгән «Ансат-М» моделе базасында төзелгән һәм ягулык салмыйча гына – 660 км, ә өстәмә ягулык багы белән 800 км кадәр оча алачак. Машина Цельсий буенча -45 дән +50 градуска кадәр температурада һәм биек тауларда очышлар башкара ала. Болар барысы да вертолетны төрле авиация бурычларын хәл итү өчен, шул исәптән тыгыз шәһәр төзелеше шартларында да, кулланырга мөмкинлек бирә.

Яңартылган һава судносы капотларның һәм янгынга каршы бүлгеләрнең модификацияләнгән конфигурациясен алган, ягулык һәм май системасы камилләштерелгән. Вертолет белән идарә итү системасына һәм двигательләр белән авария хәлендәге идарә итү системасына үзгәрешләр кертелгән. Үзгәрешләр фюзеляж конструкциясенә дә кагылган, мәсәлән, углепластиктан хәзер пилотлар кабинасы фонаре каркасы эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International