Татарстанда минераль мамык плитәләрдән җылылык изоляцияләү материаллары җитештерү заводы төзелешен башлап җибәрделәр

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

3 июльдә Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге мәйданчыгында «Дорхан» компаниясенең яңа инвестицион проектларына старт бирелде. Тантанада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Дорхан» концернына нигез салучы, оештыручы Александр Ханин катнашты.

Компания елына 70 мең тонна продукция җитештерү куәте белән минераль мамык плитәләрдән җылылык изоляцияләү материаллары җитештерү заводы төзелешен башлап җибәрә. Шулай ук 100 мең кв.м мәйданлы логистика комплексын да төзү планлаштырыла.

«Дорхан» – Россиянең металл конструкцияләр, тулы комплектлы һәм тиз төзелә торган биналар, алюминий архитектура системалары, җылылык изоляцияләү материаллары, төзелеш сэндвич-панельләре, шәһәр инфраструктурасы өчен чишелешләр, капка һәм ишек системалары, йөкне күчерү җиһазлары, шулай ук шәһәр инфраструктурасы һәм авыл хуҗалыгы объектлары җитештерүчесе. Продукция илнең 7 төбәгендә урнашкан 32 заводта җитештерелә. Шулай ук концерн составына 26 җитештерү-склад комплексы һәм 54 сәүдә вәкиллеге керә.

Өстәвенә, Татарстанда Лаеш районында ике «Дорхан» проекты – капка һәм роллет системалары җитештерү заводы һәм «Дорхан» индустриаль паркы эшли, анда металл конструкцияләр һәм блоклы-модульле биналар җитештерү буенча ике завод эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International