Татарстан компанияләренә Эфиопиядә бизнес алып бару турында сөйләделәр

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

17 апрельдә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә Эфиопия Федератив Демократик Республикасында РФ Сәүдә вәкиле Ярослав Тарасюк белән онлайн-очрашу узды. Чарада Татарстанның 30дан артык компаниясе катнашты.

Эфиопиядә РФ сәүдә вәкиленең төп тезислары:

Сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләре 1999 елның 26 ноябрендә имзаланган Россия һәм Эфиопия хөкүмәтләре арасында сәүдә килешүләренә, шулай ук икътисадый һәм фәнни-техник хезмәттәшлек турында килешүләргә нигезләнә.

 

Россиядә 2024 елда икътисадый, фәнни-техник хезмәттәшлек һәм сәүдә мәсьәләләре буенча Россия-Эфиопия хөкүмәтара комиссиясенең 9 нчы утырышы планлаштырыла.

Эфиопиянең төп импорты – минераль ашламалар, автомобильләр, пальма мае, нефть продуктлары, бодай, шикәр, көнбагыш мае, дөге, вакциналар, дарулар, кабельләр, шиннар, авиазапчастьлар, металл конструкцияләр.

Эфиопиядә сәнәгать һәм агросәнәгать парклары, ИКТ-парклар, Аддис-Абеба шәһәр читендәге фармацевтика паркы, Дыре-Дауа шәһәрендә ирекле сәүдә зонасы бар.

Шулай ук Ярослав Тарасюк булачак чаралар турында да сөйләде:

  • AGRO FOOD&PLASTIC PRINTPACK Ethiopia 2024 (2024 елның 16-18 маенда Аддис-Абебеда)
  • BIG 5 Construct Ethiopia 2024 (2024 елның 30 мае -1 июне, Аддис-Абебе)
  • Power &ERERGY Ethiopia 2025 (2025 елның 22-24 феврале, Аддис-Абебе)
  • 5th ETHIOPIA TRADEEXHIBITION (2025 елның 6-8 марты, Аддис-Абебе)
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International