Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ), сәламәтлеккә глобаль янаулар: табигать пычрана, климат үзгәрә, диабет, яман шеш, вакцинациядән баш тарту.
Иммунизация ел саен дифтерия, йогышлы тартышу авыруы, коклюш, полиомиелит һәм кызамыктан 2-3 миллион кешене үлемнән коткарып калу мөмкинлеген бирә.
Без прививка ала торган йогышлар нәрсәсе белән куркыныч соң?
Дифтерия булганда авыруларның 2/3 өлешендә йөрәк чире (миокардит) үсеш ала.
Яра алу нәтиҗәсендә стобняк белән авырып китәргә мөмкин, 90-100% очракта ул һәлак булуга китерә.
Кызамыктан балаларда энцефалит (баш миендә ялкынсыну) үсеш ала башлый, баланың акыл үсешендә җитешсезлекләр барлыкка килеп, ул үләргә мөмкин.
Эпидемик паротит (колак арты бизе шешү) чукрак калу һәм башлыча ир балаларның кысыр булу сәбәбенә әйләнергә мөмкин.
Полиомиелит котылгысыз параличка китерә.
Грипптан (пневмония һ.б.) өзлегүләр госпитализацияләүгә һәм үлемгә китерә.
Халыкның эпидемиологик иминлеген тәэмин итү өчен, халыкның планлы иммунизация белән колачлау дәрәҗәсе кимендә 95% тәшкил итәргә тиеш.
Хәзерге вакытта вакцинацияләштерүгә караганда да нәтиҗәлерәк саклану механизмы юк.
Исегездә тотыгыз, прививкадан баш тарту билгеле бер кешенең генә түгел, ә аның белән тыгыз бәйләнгәннәрнең (гаилә, төркем яки сыйныф, дуслар) дә сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра.
Иммунитеты начар булган затлар (кечкенә балалар, өлкән кешеләр, хроник чирле затлар, йөкле хатын-кызлар) өчен вакцинацияләүдән баш тарту бигрәк тә куркыныч, чөнки алар бактерияләрдән һәм вируслардан аеруча да якланмаган.
Вакцинацияләүне кичектереп тору яки аннан баш тарту турында карар кабул иткәндә, Сез үз өстегезгә бик зур җаваплылык аласыз, чөнки мондый карар Сезнең дә, балагызның да сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч тудырырга һәм тирә-юньдәге кешеләргә дә зыян китерергә мөмкин.
Безнең һәркайсыбыз яшәргә хокуклы, һәм димәк, прививка ясатырга һәм сәламәт булырга хокуклы!