Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) Х Илкүләм чемпионаты – 2022 финалын караган

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов Екатеринбург шәһәрендә  «Табаклы металлл эшкәртү» юнәлеше буенча «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) X Илкүләм чемпионаты – 2022 финалында булган.

 Финалда Татарстан Республикасын Казан авиация-техник көллиятенең 2 нче курс студенты Динар Капеев тәкъдим итә. Эксперт – шул ук көллиятнең 4 курс студенты Фаил Нуруллин.

 Финал Свердловск өлкәсенең «Университетский» югары технологияләр технопаркы территориясендә урнашкан Урал политехника көллиятенең төбәкара компетенцияләр үзәгендә уза. Төбәкара компетенцияләр үзәге яңа югары технологияле станоклар, сыйфатлы инструментлар белән җиһазландырылган. Финалда Россия Федерациясенең 23 төбәгеннән вәкилләр катнаша.

 Финал нәтиҗәләре 23 апрельдә игълан ителәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International