Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты Татарстан Республикасының идарәче хезмәткәрләре резервына өстәмә сайлап алу турында игълан итә.
Идарә итү тәҗрибәсе, үсеш алган җитәкче компетенцияләре булган һәм Татарстан үсешенә үз өлешләрен кертергә теләгән гражданнарны катнашырга чакырабыз.
Бәяләү эшләрен уңышлы узган очракта сез:
Татарстан Республикасы үсешенә юнәлдерелгән проектны тәкъдим итә һәм тормышка ашыра аласыз;
республиканың иң яхшы идарәчеләре командасына эләгә аласыз;
Татарстанның иң югары җитәкчеләре арасыннан (Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе; Татарстан Республикасы Премьер-министры; Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе; Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарлары) остаздан консультацияләр ала аласыз;
төбәк һәм федераль дәрәҗәдәге иң яхшы экспертларны җәлеп итеп, махсус программа үтә алачаксыз.
Татарстан Республикасының идарәче хезмәткәрләре резервына бәйге нигезендә сайлап алуда катнашу хокукына югары һөнәри белемле һәм идарә итү эшчәнлегендә стажы булган Россия Федерациясе гражданнары ия.
Кандидатларга карата җентекле таләпләр Татарстан Республикасының идарәче хезмәткәрләре резервын формалаштыру, әзерләү һәм куллану тәртибе турындагы нигезләмәдә күрсәтелгән.
Бәйгедә катнашу өчен кирәкле документлар:
а) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белән шәхси гариза;
б) Нигезләмәнең 11 пункты нигезендә кандидатны тәкъдим иткән зат тарафыннан имзаланган характеристика. Ирекле формадагы характеристикада кандидатның исем-фамилиясен, атасының исемен, кандидатның шәхси, һөнәри һәм эшлекле сыйфатлары турында кыскача мәгълүматларны, җитәкче сыйфатында кандидатның хезмәт вәкаләтләре исемлеген, иң мөһим хезмәт казанышлары, бүләкләре һ.б. күрсәтергә кирәк;
в) белешмә-объективка (кәгазьдә һәм электрон рәвештә);
г) сәламәтлек торышы турында документ.
Документлар 2022 елның 8 апреленнән 7 маена кадәр Казан шәһәре, Кремль, 9 нчы корпус, 102 нче кабинет адресы буенча кабул ителә.
Өстәмә мәгълүмат алу өчен (843) 267-68-67 телефоны буенча яисә Adel.Bayazitov@tatar.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.