2022 елның 18 апрелендә Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды Донбасска гуманитар ярдәм күрсәтү максатында «Кайсыгызның кулы җылы» хәйрия концертын үткәрергә планлаштыра. Концерт Украинада махсус операция вакытында һәлак булган татарстанлылар истәлегенә багышлана.
Концертта Татарстанның танылган башкаручылары, татар эстрадасы йолдызлары катнаша. Билетларның яртысы социаль ярдәмгә мохтаҗ гражданнар (пенсионерлар, аз керемле гражданнар, инвалидлар, ветераннар, Донбасстан качак булып килгән кешеләр һ.б.) арасында таратылачак. Концерттан кергән табыш Донбасска ярдәм фондына күчереләчәк.
Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы ярдәмендә тормышка ашырыла.
Үткәрелү урыны: Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе (Казан шәһәре, Павлюхин ур., 73 йорт).
Үткәрү вакыты һәм датасы: 2022 елның 18 апрелендә, 18:30 сәг.
Концертта катнашырга чакырабыз.
Килеп туган сораулар буенча (843)293-27-13, 293-27-11 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүегез сорала.