Татарстан Республикасы делегациясе «Татарстан - Сенегал» эшлекле форумында катнашты

2022 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе «Татарстан - Сенегал»эшлекле форумы кысаларында түгәрәк өстәлдә катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Сенегалда.

2021 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан белән Сенегал арасында товар әйләнеше 1,76 млн. доллар тәшкил итте. 

2003-2021 елларда Сенегалга 167 КАМАЗ автомобиле сатылган. 2010-015 елларда КАМАЗ автомобильләре Сенегал партнеры  "EMG Universal Auto" компаниясе аша сатылган.  2021 елда шулай ук Сенегалдан машина йөртүчеләренә һәм механикларга заказ бирүче территориясендә дә, Чаллы шәһәрендәге «КАМАЗ» ГАҖ уку үзәгендә дә укулар үткәрелде.

«КАМАЗ» ГАҖ вәкилләре киләчәк хезмәттәшлек планнары турында сөйләделәр.

«Татарстан - Сенегал» эшлекле форумында катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Сенегал белән хезмәттәшлек итүдә кызыксынуын белдерде.

«Без Сенегалга сәүдә-икътисадихезмәттәшлекне киңәйтү, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру максатыннан килдек, - дип билгеләп үтте Татарстан Президенты. - Сенегал белән эшләүдә Татарстанның машина төзелеше, нефть химиясе, авыл хуҗалыгы, инновацион тармаклар өлкәсендә зур перспективалары бар дип саныйбыз».

Татарстан Республикасы делегациясе составында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, шулай ук «КАМАЗ» ГАҖ, «Казан вертолетлар заводы» АҖ, «Ремдизель» АҖ вәкилләре һәм башкалар бар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International