Леруа Мерлен Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре белән конференция үткәрәчәк

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Сезне Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында 2022 елның 15 мартында 10.00 сәгатьтә узачак Леруа Мерлен компаниясе тарафыннан оештырылган Татарстан Республикасы товар җитештерүчеләре белән конференциядә катнашырга чакырабыз.

"Леруа Мерлен" Россия базарында иң эре DIY сәүдә челтәре булып тора. Россиядә ритейлерның 66 шәһәрдә 112 кибет һәм 9 склад эшли. Һәр гипермаркетта кимендә 35 000 төр товар биш төп юнәлеш буенча сатыла — йорт, интерьер, төзелеш материаллары, ремонт, бакча. Шул ук вакытта "Леруа Мерлен" үз маркетплейсын һәм онлайн сату эшен актив үстерә.

Бүгенге көндә компаниянең барлык товар әйләнешенең 70 проценты тирәсе локаль җитештерелгән товарлар тәшкил итә, һәм компания җирле товар җитештерүчеләр белән хезмәттәшлекне киңәйтергә тели.

Конференциядә катнашу өчен түбәндәге сылтама буенча онлайн-теркәлү узарга кирәк: https://lerua-merlen-vostok-event.timepad.ru/event/1950590/  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International