Идел буе электр челтәрләрендә 35 кВ Кавал ПС файдалануга тапшырылган

2022 елның 4 марты, җомга

«Сетевая компания» - «Идел буе электр челтәрләре» АҖ филиалы тарафыннан 1 нче һәм 2 нче чылбыр Юбилей – Боровое Матюшино 35 кВ ике тармаклы  ПС 35/0,4 кВ ике трансформаторлы подстанциясен төзү һәм файдалануга тапшыру эшләре уңышлы тәмамланган.

Подстанция Казан шәһәре янында – Лаеш районының актив үсә торган Комлы Кавал т.п. янында урнашкан. 30 метрга 30 метрлы подстанция эчендә: Smart мотор приводлары булган вакуум сүндергечләре һәм аергычлары белән 35 кВ.ОРУ, 1,6 МВА егәрлекле ике май трансформаторы, каты һәм кабельле 0,4 кВ трансформаторларының шин күперләре, җир астында кабель катлы 0,4 кВ блоклы бүлү җайланмасы. Җиһазлар тайпылышларсыз, тулы күләмле сынаулар узган һәм нормаль схема буенча кертелгән.

Чыбыклы объектларны урман паркы зоналарында салуны тыю һәм шактый кысрыкланган шартларга бәйле рәвештә, 2 нче чылбыр Юбилей - Боровое Матюшино 35 кВ КВЛ чыга торган кабель трассаларын килештерү шактый катлаулы булганга күрә, объект ике этапка бүленгән: беренче этапта 1 нче чылбыр Юбилей - Боровое Матюшино 35 кВ КВЛ кабель тармакчасы һәм 35 кВ Ковал ПС төзелгән, ә икенче этап барышында 2 нче чылбыр Юбилей - Боровое Матюшино 35 кВ КВЛ кабель тармакчасы торгызылган. Кабель тармакчалары белән 35 кВ Ковал ПС проектлаганда һәм төзегәндә кабельле заманча, югары технологияле чишелешләр гамәлгә ашырылган. 0,4 кВ буенча кыска ялганыш токларына бәйле рәвештә, токны чикли торган  реакторлар урнаштырылган. Магистраль нефть үткәргечләр һәм газүткәргечләрнең ике кабельле тармаклары, бер коридорда барган элемтә кабельләре белән кисешү 136 метр озынлыктагы ГНБ ысулы белән башкарылган. 2 нче чылбыр Юбилейл – Боровое Матюшино 35 кВ КВЛ кабель участогыннан кабельле тармакны тоташтыру өчен заводта башкаруының махсус шкаф кулланылган.

Барлык проект һәм төзү-монтаж эшләре сыйфатлы һәм үз вакытында башкарылган, моңа «Сетевая компания» АҖ хезмәткәрләренең «СВЭП» ҖЧҖ, «СВСЭСС» ҖЧҖ, «РСУ 10» ААҖ, «ПСК СтройИнвест» ҖЧҖ подрядчы оешмалары белән үзара җайга салынган хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә ирешелгән.

Хәзерге вакытта Идел буе электр челтәрләренең диспетчерлык пунктына кирәкле барлык мәгълүмат тапшырыла, барлык коммутация аппаратлары белән идарә итү мөмкинлеге бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International