Герман Лернер сәүдә челтәрләре белән киңәшмә үткәрде

2022 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Татарстандагы сәүдә челтәрләре белән киңәшмә үткәрде.

Киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсе катнашты.

Киңәшмә барышында сәүдә челтәрләрендә азык-төлек запаслары һәм социаль әһәмиятле продукциягә бәя кую мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бүген Татарстан Республикасы үзен төп азык-төлек төрләре: ашлык һәм аны эшкәртү продуктлары, ит продукциясе, шикәр, үсемлек мае, бәрәңге һ.б. белән тулысынча тәэмин итә. Сөт ризыкларын, яшелчә һәм җиләк-җимеш җитештерү үзебезнең эчке кулланылышның шактый өлешен тәэмин итә.

Чит ил товарларына ихтыяҗ зур түгел һәм, нигездә, климат шартлары нигезендә, безнең илдә җитештерелми торган продукциягә генә туры килә. Шул ук вакытта Россиядән чит илгә товар сатучылар илләрнең киң даирәсе белән эшли.

Эре федераль һәм төбәк челтәрләре беренче чиратта кирәкле товарлар запасларын булдырганнар һәм үз вакытында яңартып торалар. Алар, ким дигәндә, 40 көнгә исәпләнгән сәүдә. Кирәк булганда, сәүдә предприятиеләре товарларны кибетләргә тизләтелгән рәвештә китереп җиткерүне дә оештыра алалар.  

Шулай ук Хөкүмәт тә бәяләр артуына юл куймас өчен чаралар күрә.

Әйтик, Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына бәяләрне игътибар белән күзәтә. Бәяләрне нигезсез арттыру, базарда өстенлек итүче хәлдән явызларча файдалану, билгеле бер бәядән сату һәм билгеле бер бәя билгеләү турындагы килешүләр тыелган. Закон бозуны күреп, ведомство кичекмәстән чаралар күрә.

Азык-төлеккә ваклап сату бәяләренең артуына юл куймас өчен, сәүдә челтәрләре социаль әһәмиятле продуктларның аерым төрләренә бәяләрне чикләү буенча ирекле йөкләмәләр кабул итте.

Бу чаралар бәяләрне тотрыклыландырырга һәм күрелмәгән бәя арту күренешләренә юл куймаска мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International