Герман Лернер Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Исаков белән очрашты

2022 елның 2 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер бүген Казахстан Республикасының Казан шәһәрендәге Генераль консулы Ерлан Исаков белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Денис Вәлиев, Казахстан Республикасының Россия Федерациясендәге сәүдә вәкиле урынбасары Нурҗан Садыйков һәм башкалар катнашты.

«Без әлеге юнәлешләр буенча эшне дәвам итәчәкбез. Бүгенге көндә безнең хезмәттәшлекне алга таба киңәйтү өчен зур мөмкинлегебез бар», – дип билгеләп үтте Герман Лернер үзенең сәламләү сүзендә.

Очрашу барышында яклар Казахстан Республикасында машина төзелеше, нефть химиясе, IT, сәүдә өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган уртак инвестиция проектлары турында фикер алыштылар һәм элек ирешелгән килешүләрне ныгыту буенча планнар билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International