Альберт Кәримов: «Хәзерге вакытта гражданнар тарафыннан газ җайланмаларын тоташтыруга 11 меңнән артык гариза бирелгән»

2022 елның 1 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында газ җайланмаларын тоташтыру буенча төбәк штабының чираттагы утырышы булып узды, анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары, төбәк штабы рәисе урынбасары Марат Миңнебаев, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Лариса Хәбибуллина, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева һәм башкалар катнашты.

Газ җайланмаларын тоташтыру турында шартнамәләрне үтәү, газ белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру бәясе һәм йорт хуҗалыгы кишәрлеге чикләре эчендәге газ белән тәэмин итүгә ташламалар бирү, шулай ук йорт эчендәге газ җиһазларын сатып алуга ташламалар буенча күрсәткечләр турында сөйләштеләр.

Үзенең чыгышында Альберт Кәримов билгеләп узганча, 903 торак пунктта 18 164 йорт хуҗалыгы газ җайланмаларына тоташтырылырга тиеш, финанслауның гомуми күләме 4 млрд.сум тирәсе, план-графикка 9 270 йорт хуҗалыгы кертелгән.

«Хәзерге вакытта гражданнар тарафыннан 11125 гариза бирелгән, аларның 8596  кабул ителгән», – дип өстәде ул.

Газга әйләндерүнең ихтимал дәрәҗәсе 100% тәшкил итә, газ җайланмаларын тоташтыру 99,98 процент дәрәҗәсенә ирешү мөмкинлеген бирәчәк.

План-графикка газлаштырылган 876 торак пунктта барлыгы 9 270 йорт хуҗалыгы кертелгән, шул исәптән:

- 2021 елда 687 йорт хуҗалыгы;

- 2022 елда 8534 йорт хуҗалыгы;

- 2023 елда 49 йорт хуҗалыгы.

Исегезгә төшерәбез, узган елның июнендә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җир кишәрлеге чикләренә кадәр бушлай газүткәргеч үткәрү турындагы законны имзалады.

Хәзерге вакытта «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ тарафыннан эксплуатация-җитештерү идарәләрендә һәм район газ хезмәтләрендә газлаштыру (йорт биләмәләренә кадәр бушлай газ бирү) кысаларында газ кертү турында килешү төзү турында гаризалар кабул итү оештырылган.

Шулай ук газ җайланмасын тоташтыру өчен читтән торып гариза бирү мөмкинлеге дә бар:

- Россия Федерациясенең бердәм газлаштыру операторы сайтында: https://connectgas.ru/;

- Дәүләт хезмәтләре күрсәтелә торган рәсми сайт аша: https://gosuslugi.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International