Россия Энергетика министрлыгы ярдәмендә Яңартыла торган энергетиканы үстерү берләшмәсе һәм Росконгресс ММЧ, интернет-ресурслар, блогерлар өчен яңартыла торган энергия чыганаклары өлкәсендә «ТекстВИЭ» россиякүләм бәйгесен үткәрә.
Катнашу өчен федераль, төбәк, шәһәр һәм муниципаль массакүләм мәгълүмат чаралары, Россиядә яңартыла торган энергия чыганаклары үсеше турында сөйләүче аерым ММЧ журналистлары, интернет-ресурслар, блогерлар чакырыла.
Бәйгенең максаты – Россиядә климатик көн тәртибе, түбән углеродлы икътисад, яңартыла торган энергия чыганаклары һәм су энергетикасы мәсьәләләрен яктырту юлы белән яңартыла торган энергетика чыганаклары үсешен популярлаштыру.
Бәйгегә 2021 елның 1 мартыннан алып 1 мартына кадәр дөнья күргән мәкаләләр, күзәтүләр, тапшырулар, сюжетлар, тапшырулар цикллары, блоглар, әңгәмәләр, фоторепортажлар тәкъдим ителә ала.
Бәйге 9 атама юнәлеше буенча үткәрелә.
Катнашу өчен гаризалар 2022 елның 30 мартына кадәр кабул ителә.
Бәйге турында нигезләмә «Яңартыла торган энергетика» халыкара форумы сайтында «Бәйгеләр» бүлегендә урнаштырылган: arwe-expo.ru