12 мартта Казанда «Игелек кәрҗине» азык-төлек марафоны узачак. Тулырак мәгълүмат – биредә. Көн дәвамында акциянең партнер кибетләре челтәрендә азык-төлек һәм гигиена чараларын җыю эше уздырылачак. Аннан соң иганә ителгән товарлар тигез күләмдә тигез күләмле җыелмаларга төрелеп, мохтаҗ булган күп балалы гаиләләргә һәм ялгыз пенсионерларга тапшырылачак.
Кибетләрдә азык-төлек җыю һәм җыелган ризыкларны складта төргәкләү өчен волонтерлар кирәк. Акция нәтиҗәләре буенча барлык ихтыяри затларга «Русь» азык-төлек фонды җитәкчеләреннән тәкъдим һәм рәхмәт хатлары биреләчәк. Азык-төлек марафонында катнашу волонтерларга бөтен ил буенча ай саен 150 мең мохтаҗны ашатучы команданың бер өлеше булу һәм күләмле социаль проектны тормышка ашыруда бәяләп бетергесез тәҗрибә алу мөмкинлеге бирәчәк.
Тулырак мәгълүмат +7(966)374-29-55 телефоны буенча. Биредә сораунамә тутырырга һәм волонтер булырга мөмкин.