MPSV07 проектының һәлакәттән коткару судносы корпусына нигез салу тантанасы

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

29 октябрьдә «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ заводында MPSV07 проектының һәлакәттән коткару судносы корпусына нигез салу тантанасы булды.

Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Хөкүмәте, дәүләт заказчысы вәкилләре, Зеленодольск муниципаль районы администрациясе, «Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ, «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ җитәкчелеге, шулай ук проектант, контрагент оешмалары вәкилләре һ.б. катнашты.

Тантаналы митингны ачып, «А.М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ генераль директоры Александр Филиппов завод хезмәткәрләрен бәйрәм вакыйгасы белән котлады һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, заказ бирүче компания җитәкчелегенә, «Ак Барс» холдинг компаниясе администрациясенә нәтиҗәле хезмәт өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук барлык катнашучыларны якынлашып килүче бәйрәмнәр – Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлады.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Иван Колчин  Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов исеменнән завод хезмәткәрләрен котлады. Ул яңа суднога нигез салу вакыйгасын завод коллективы өчен генә түгел, ә республикадагы барлык сәнәгать өчен дә әһәмиятле чара дип билгеләде, Татарстан Хөкүмәте алга таба да республика предприятиеләренә мөмкин булганча ярдәм итүен дәвам иттерәчәк, дип ассызыклады.

«Диңгездә коткару хезмәте» федераль дәүләт бюджет учреждениесе директоры урынбасары Валерий Тарануха, катнашучыларны котлап, MPSV07 проектының 4 МВт егәрлеге булган күп функцияле һәлакәттән коткару судноларының боз шартларында һәм чиста суда судноларга ярдәм итү һәм һәлакәттән коткару эшләрен башкаруга өчен билгеләнгән булуын билгеләп үтте.

«Ак Барс» холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров судноның  вакытында һәм сыйфатлы итеп төзеләчәгенә ышаныч белдерде. Ул шулай ук заводның «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте һәм предприятиенең барлык хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Тантананың рәсми өлеше ахырында рәсми кунакларга яңа судно нигезенә истәлек тактасы кую хокукы бирелде.

Чара Россия флоты өчен корабльләр төзү һәм тапшыруга зур өлеш керткән предприятие хезмәткәрләрен, ТР Хөкүмәтенең, Зеленодольск муниципаль районының ведомство бүләкләре, «Ак Барс» холдинг компаниясе һәм  «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясенең мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләү белән тәмамланды.

«А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводы» АҖ материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International