Казанның 146 номерлы «Ресурс» лицее базасында түгәрәк өстәл узган, анда журналистлар, бизнес, шәһәрнең мәгариф идарәсе һәм фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре үсеп килүче буында сәламәтлек культурасын һәм җаваплы тәрбияләүнең мөһимлеге турында фикер алышкан.
Түгәрәк өстәл барышында «Нестле» һәм «Магнит» «Җаваплы кулланучылар тәрбиялибез» проектын тәкъдим иткәннәр. Ул Казан укучыларына яхшы таныш булган «Дөрес туклану турында сөйләшү» мәктәп белем бирү программасын тормышка ашыруда яңа юнәлеш. Программа Казанда 20 елдан артык тормышка ашырыла һәм шәһәр мәктәпләренең күпчелегеннән 160 меңнән артык укучыны колачлаган инде.
«Дөрес туклану турында сөйләшү» программасы – «Нестле. Сәламәт балалар» глобаль инициативасының бер өлеше. Аның максаты – төрле илләрдән килгән 50 миллион балага сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итү. «Дөрес туклану турында сөйләшү» программасы Россия мәктәпләрендә 1999 елдан бирле эшли һәм 6-12 яшьлек балаларда туклану культурасын формалаштыруга юнәлдерелгән. Программа Россия Фәннәр академиясенең яшь физиологиясе институты экспертлары тарафыннан туклану, биотехнологияләр һәм азык-төлек куркынычсызлыгы федераль үзәге ярдәме белән эшләнгән. Бүгенге көндә программа 60 регионны һәм ел саен 1 500 000 баланы колачлый. 2020 елда программа «Сәламәт балалар планетага булыша» эко-модуле белән тулыландырылган, ул мәктәп укучыларында әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләүдә ярдәм итәргә тиеш.
Проект 7-12 яшьлек балаларга юнәлтелгән һәм укучыларны балансланган рацион төзергә һәм сәламәтлекне саклауның мөһим шарты буларак җаваплы куллануга өйрәтүне максат итеп куя. Дәрестән тыш чараларда укучылар кибетнең төрле бүлекләре ассортименты белән таныша, азык-төлек сайларга һәм төргәкләрдә кирәкле мәгълүмат табарга өйрәнә, сәүдә белән бәйле һөнәрләр, сатып алучыларның хокуклары һәм бурычлары турында белем туплый. Проект кысаларында укучылар «Магнит» гипермаркетларында узачак практик дәресләрдә катнашачак.
Проект Россиянең күп кенә төбәкләрендә гамәлгә кертелә инде, 2021 елның октябрендә генә дә аңа 7 меңнән артык мәктәп укучысы кушылган. Проект туклану, биотехнология һәм азык-төлек куркынычсызлыгы федераль тикшеренү үзәге ярдәме белән тормышка ашырыла һәм илнең 60 регионын колачлый.
Түгәрәк өстәлдә Казан шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, 146 номерлы «Ресурс» лицее директоры Диләрә Кәримова, РАО яшь физиологиясе институтының өлкән фәнни хезмәткәре, «Дөрес туклану турында сөйләшү» программасы авторы Александра Макеева, шулай ук корпоратив маркетинг проектлары һәм «Нестле Россия» тотрыклы үсеш идарәсе җитәкчесе Светлана Смолина һәм «Магнит» ваклап сату кибетләре челтәренең Казан филиалы инженер-экологы Регина Деушева катнашкан.