Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кече нефть компанияләренең 2021 елның 9 айлык эшчәнлек йомгаклары һәм ел азагына кадәр бурычлары буенча киңәшмә уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2021 елның 9 аенда Татарстанда нефть чыгару 4,5% арткан һәм 25,6 млн.тонна тәшкил иткән. Бу, узган ел белән чагыштырганда, 1,1 млн.тоннага күбрәк.
Кече нефть компанияләре 5 млн 237 мең тонна нефть чыгарган. «Бәя позициясе һәм табыш күләме түләүләр дәрәҗәсенә йогынты ясый. Бу – 126 млрд. сумлык салым түләүләре – узган елга карата икеләтә арткан», – дип ассызыклады ТР Президенты.
Кече нефть компанияләрендә сәнәгать куркынычсызлыгы торышы турында Ростехнадзорның Идел буе идарәсе җитәкчесе Азат Мөбарәкшин сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта 31 кече нефть компаниясе республика территориясендә 350 куркыныч җитештерү объектын эксплуатацияли. Беренче класслы куркыныч категориясенә даими дәүләт күзәтчелеге гамәлгә ашырыла торган 37 объект керә. 9 ай эчендә Ростехнадзор даими дәүләт күзәтчелегендә 39 тикшерү, 13 планлы тикшерү һәм 12 планнан тыш тикшерү үткәргән. Барлыгы 750 хокук бозу очрагы ачыкланган.
«Нефтеконсорциум» компаниясенең баш инженеры Олег Вышенский билгеләп үткәнчә, кече нефть компанияләре ел азагына кадәр кимендә 7 млн тонна нефть чыгарырга планлаштыра. Ел башыннан кече нефть компанияләре тарафыннан эксплуатацион бораулау эшләре буенча 259 мең метр тау токымнары борауланган, бу планлаштырылган еллык күләмнең 142% тәшкил итә. 202 яңа скважина файдалануга тапшырылган.