ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2017 ел
чәршәмбе

"Автостат" аналитика агентлыгы мәгълүматлары буенча КАМАЗ җәмгыятендә ("Ростех" Дәүләт корпорациясенә керә) җитештерелүче автомобильләрнең дүрт төрле моделе 2017 елның август ае нәтиҗәләре буенча Россиядә йөк машиналарының  иң популяр беренче бишлегенә керде. Компания Россия яңа йөк автомобильләре базарының лидеры булып кала.

Агымдагы елның август аенда Россиядә яңа йөк автомобильләре базарының күләме 7,8 мең берәмлек тәшкил итте – бу узган елга караганда 65,3% артыграк. 2017 елның 8 ае нәтиҗәләре буенча барлыгы Россия яңа йөк автомобильләре базары якынча 46 мең данәгә арткан – бу узган елның шул ук вакыт аралыгы белән чагыштырганда 47% күбрәк.

2017 елның августында Россиядә 2,6 мең КАМАЗ автомобиле сатылган, бу узган елның шул ук вакыт аралыгыннан 49,5%ка югарырак, әлеге күрсәткечләр Россия яңа йөк машиналары базарында компаниянең алдынгы булуын раслый. Икенче урында илебезнең икенче бренды - GAZ урнашкан, аның күрсәткечләре 691 автомобиль тәшкил иткән (+1,8%). Беренче өчлекне алман автомобиле MAN тәмамлый (610 данә), алман автомобиле сатылышы 3,7 тапкыр арткан. Лидерлар бишлегенә августта шулай ук, алман Mercedes-Benz йөк машинасы (561 данә; +162,1%) һәм шведларның Scania йөк автомобиле (527 данә; +180,3%) керделәр.

Экспертлар билгеләп үткәнчә август рейтингында модельләр арасында лидер позициясендә КАМАЗ-5490 кала, аларның сатылышы 523 берәмлек (+121,6%) тәшкил иткән. Лидерлар рәтендә шулай ук, КАМАЗ-43118 (517 данә; +38,2%) һәм Mercedes-Benz Actros (486 данә; +151,8%). Иң популяр бишлекне тагын ике россия автомобиле - КАМАЗ-6520 (471 данә; +80,5%), КАМАЗ-65115 (431 данә; +31,8%) йомгаклый.

«Татнефть» компаниясенең ТатНИПИнефть белгечләре тарафыннан яңа эффектив МГЭС-М технологиясе эшләнгән.

Яңа эшләнмәнең өстенлеге – аның экологик чиста һәм әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынтысы булмавында. Моннан тыш, аны куллануда транспортлауда кирәкле, скважиналарга сыекча тутыруны тәэмин итүче, җиһазларны яңартуга өстәмә чыгымнарны булдырмавы мөһим.

Республика предприятиеләре һәм оешмалары үтенече буенча "Наше время – Безнең заман" ел саен уздырыла торган V ачык республика телевизион эшче яшьләр иҗаты фестивалендә катнашу өчен гаризаларны кабул итү 2017 елның 29 сентябренә кадәр озайтылды.

Катнашу өчен гаризаларны Фестивальнең Нигезләмәсенә таянарак  түбәндәге электрон адреска юлларга кирәк: beznenzaman@mail.ru яки почта аша түбәндәге адреска җибәрергә мөмкин: 420111, Казан ш., Карл Маркс ур., 23/6, Татарстан Республикасының "Созвездие-Йолдызлык" төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасына, тел.: 8(843) 238-43-17, 238-00-63.

Фестивальнең Нигезләмәсе, Гариза һәм башка документлар фестивальнең рәсми сайтында урнаштырылган http://bzzm.ru/  һәм министрлык сайтында да бастырылган: http://mpt.tatarstan.ru/rus/televizionniy-festival-rabotayushchey-molodezhi.htm.

Белешмә өчен:

"Наше время – Безнең заман" Республика эшче яшьләр иҗат фестивале  Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2013 елдан бирле уздырыла. Фестиваль ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР профсоюзлар Федерациясе, шулай ук, кайбер башка министрлык, ведомство һәм оешмалар ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Фестивале дәүләт социаль әһәмияткә ия проект булып тора һәм коммерция максатларын күздә тотмый. Фестивальнең миссиясе - яңа буын кадрлар хәзерләү, эшче һәм инженер һөнәрләрен популярлаштыру һәм республика  предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләрнең иҗади потенциалын ачу.

21-22 сентябрьдә Казанның "Корстон" комплексында ел саен үтә торган  "Киләчәккә караш" кече һәм урта эшкуарлык форумы узачак.

"Киләчәккә караш" форумы – регионның иң эре эшкуарлар съезды, ул үзенә 3 меңгә якын хакимият һәм бизнес,  иҗтимагый оешма вәкилләрен җыячак. Ике көн дәвамында форум мәйданчыгында төрле лекцияләр, мастер-класслар, “түгәрәк өстәл” һәм семинарлар үтәчәк, шулай ук, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар сессия узачак..

Спикерларның тулырак исемлеген моннан карагыз!

Татарстан Республикасының товар җитештерүчеләренең башка катнашучылары да көтелә.

Тулырак программаны сайтта карый аласыз.

Форумда катнашу сайтта регистрация узучылар өчен түләүсез:  www.tatforum.org

Узу көне һәм вакыты: 21-22 сентябрьдә, сәг. 10.00 - 19.00

Урыны: Казан, Korston Club Hotel Николай Ершов урамы, 1а.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International