ЯҢАЛЫКЛАР


18
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 18 октябрендә Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко һәм Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей Кобяков белән очрашуларында катнашты. Очрашу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында Татарстан делегациясенең Минск шәһәренә эш сәфәре кысаларында узды.

Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко билгеләгәнчә, Беларусьта Россиянең Татарстан кебек регионы турында күптәннән беләләр һәм аның динамикалы үсешен күзәтәләр. Татарстанның икътисадтагы, сәнәгатьтәге, инвестицияләрне җәлеп итүдәге казанышлары өчен без шат, диде Александр Лукашенко, бүген сезнең төбәк - күбесе өчен үрнәк. 

Беларусь Президенты фикеренчә, Беларусь һәм Татарстанның икътисадый хезмәттәшлегенең алга таба үсешенең төп юнәлешләре сәнәгать, төзелеш һәм инновацияләр булырга тиеш. 

2016 елның 18 октябрендә РФ энергетика министры урынбасары Кирилл Молодцов һәм Согуд Гарәбстаны Корольлеге энергетика. сәнәгать һәм табигый ресурслар министры урынбасары Наеф Әл-Үтәйби Казанда нефть һәм газ өлкәсендә Россия-Согуд Гарәбстаны Эшче Төркеменең технологик хезмәттәшлеге буенча Төркемчәнең беренче утырышын уздырдылар.

 

Чарада Россия фәнни-тикшеренү институтлары, И.М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы җитәкчелеге, "Роснефть", "Газпром нефть", "НОВАТЭК", "Татнефть", "Лукойл", "Газпром георесурс" нефть-газ секторы компанияләре катнашты.

 

Утырышта дөньяның нефть чыгаручы ике зур илнең нефть сәнәгатендә яңа технологияләр куллану, углеводородлар эзләү һәм табу өлкәсендә, юлара газны утилизацияләү мәсьәләләре булды.

 

Россия фәнни үзәкләре һәм компанияләре нефть-газ өлкәсендә яңа технологияләр куллану, нефть табуда интенсификация технологияләрен кертү һәм нефть бирүне күтәрү, өлгергән чыганакларның нәтиҗәлелеген арттыру, авыр табылучы казылмалар чыганагын эшләүдә инновацион технологияләр файдалануда үзләренең эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Согуд Гарәбстаны вәкилләре нефть-газ сәнәгате өлкәсендә җиһазлар җитештерүне бергәләп эшләүне оештырырга тәкъдим иттеләр.       

 

"Безнең төп максат - энергетика өлкәсендә технологик хезмәттәшлекне үстерү. Согуд Гарәбстанында һәм Россиядә уртак проектларны тормышка ашыруда Россия һәм Гарәп компанияләре өчен фундамент эшләү алда тора.

 

Эшче Төркем утырышы Россия энергетика министры Александр Новакның 22-23 октябрьгә Согуд Гарәбстанына планлаштырылган визиты кысаларында узды. Согуд Гарәбстаны энергетика, сәнәгать һәм табигый ресурслар министры Хәлид әл-Фәлих белән очрашу ике ил арасында барлык дәрәҗәдәге мөнәсәбәтләрне интенсификацияләүнең тагын бер адымы булачак.  Эш сәфәре кысаларында Александр Новак Согуд Гарәбстанының эре чыганакларында булачак, нефть өлкәсендә кулланыла торган технологик карарлар белән танышачак. Министрларның уртак фәнни-тикшеренү проектлары хакында фикер алышуы көтелә. Көн тәртибендә төп пункт Россиянең ягулык-энергетика комплексына инвестицияләр җәлеп итү мәсьәләсе булачак.   

 

(РФ энергетика министрлыгы Матбугат Үзәге мәгълүматлары файдаланылды)

2016 елның 17-18 октябрь көннәрендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Алберт Кәримов Татарстан Республикасы Президенты башлыгында Татарстан Республикасы делегациясе составында ике көнлек эш визиты белән Беларусь Республикасында.

Агымдагы елның 18 октябрендә Минск шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко, Беларусь Республикасы Премьер-министры Андрей кобяков белән очрашуы, эшлекле сөйләшүләр үткәрүе көтелә.

Татарстан делегациясе Беларусь Республикасының сәнәгать предприятиеләрендә булачак: "Белкоммунмаш" холдингы Идарәче компаниясе ААҖ, "Минск мотор заводы" холдингы" Идарәче компаниясе ААҖ эшчәнлеге белән танышачак, югары технологияләр Паркында булачаклар.

2016 елның 17 октябрендә ТР Президенты башлыгында Татарстан делегациясе  Беларусь татар иҗтимагый оешма вәкилләре белән очрашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International