ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер Россия Федерациясенең Иран Ислам Республикасындагы сәүдә вәкиле Рөстәм Җиһаншин белән видеоконференция режимында очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы сәнәгать предприятиеләре вәкилләре дә катнашты.

Видеоконференция барышында яклар Россиянең Ирандагы Сәүдә вәкиллеге ярдәмендә ике яклы сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләренең агымдагы торышы һәм алга таба үсеш перспективалары, Татарстан продукциясен Иран базарына чыгару мөмкинлеге турында фикер алышты.

Шулай ук очрашу барышында Татарстанның сәнәгать предприятиеләре вәкилләре үз компанияләре турында сөйләде һәм җитештерелә торган продукцияне тәкъдир итте. Рөстәм Җиһаншин һәр экспортерның сорауларына җентекләп җавап бирде һәм Россиянең Ирандагы Сәүдә вәкиллегенең эшлекле элемтәләр урнаштыруда ярдәм итәргә әзер булуы турында сөйләде.


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер «Youth Ambassadors/Яшь дипломатлар» республика конкурсында катнашучылар белән очрашты. Очрашу ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Made in Tatarstan» конкурсы этабы кысаларында узды.

«Youth Ambassadors/Яшь дипломатлар» конкурсы Казанда 2021 елның 20 октябреннән 30 апреленә кадәр уза. Аның максаты – яшьләр арасында Татарстан Республикасының халыкара программаларын популярлаштыру, дипломатик аралашу нигезләрен тарату һәм дипломатия өлкәсендә талантлы яшьләрне ачыклау.

Герман Лернер конкурста катнашучыларны якын һәм ерак чит илләр белән тышкы икътисадый хезмәттәшлек өлкәсендә Министрлык эшчәнлегенең төп юнәлешләре, республиканың сәнәгать потенциалы, шулай ук Татарстан продукциясенең халыкара базарда ихтыяҗы белән таныштырды һәм конкурсантларның сорауларына җавап бирде.

Шулай ук очрашу кысаларында Министрлыкның презентация чаралары һәм сәнәгать продукциясе экспортына ярдәм итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Марсель Янышев «Made in Tatarstan» мәгълүмат порталын тәкъдир итте.

Чара нәтиҗәләре буенча конкурсантларга «Made in Tatarstan» этабы өчен биремнәр игълан ителде. Конкурсантларга сәнәгать продукциясе экспортын үстерүнең иң яхшы практикалары турында презентация әзерләргә кирәк булачак.

Бүген «Сәүдә вәкиле белән бер сәгать» онлайн-семинары кысаларында Татарстан Республикасының экспорт сәнәгать потенциалы турында фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Россия Федерациясенең Алжирдагы сәүдә вәкиле Иван Налич белән очрашты.

Чарада «Инженер-җитештерү үзәге» ҖЧҖ, «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ, «Татспиртпром» АҖ, «Татнефть» ГАҖ һәм «ЕлАЗ ҖБ» ҖБ» АҖ кебек республиканың эре сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында яклар сәүдә-икътисадый багланышларның агымдагы торышы турында фикер алышты, шулай ук Татарстан компанияләре Алжир базарына чыгу мөмкинлеге белән үзләренең экспорт потенциалын тәкъдир иттеләр.

Чара йомгаклары буенча Россиянең Алжирдагы Сәүдә вәкиллегенең Татарстан Республикасы бизнес вәкилләре белән алга таба хезмәттәшлеге һәм Алжир партнерлары белән хезмәттәшлек оештыру буенча уртак эшне дәвам иттерү турында килешенде.

Карши шәһәренең Мәдәният һәм ял үзәк паркында бөтенхалык күңел ачу бәйрәмендә Кашкадәрья өлкәсе Татар-башкорт милли-мәдәни үзәге вәкилләре Көнчыгыш халыклары тормышында вакыйгалы датага башыгланган Нәүрүз бәйрәмендә актив катнашкан.

Үзәк директоры Фирүзә Ихсанова ватандашларын чын күңелдән кояшлы көнчыгыш календаре буенча Яңа ел белән тәбрик иткән. Ул Нәүрүзнең чал борынгылыкка барып тоташа торган тарихи тамырлары, аның истәлекле традицияләре, риваятьләре, Нәүрүз бәйрәмендә бәйрәм табыннарын бизи торган милли ризыкларның үзенчәлекләре турында сөйләгән, Үзбәкстанга, мәхәббәт һәм язга багышланган шигырьләр укыган.

Астрономия ягыннан яңа елны башлап җибәрә торган язгы тигезлек бәйрәмендә катнашучылар гомер гомергә бер-берсенә озын-озак гомер, бәхет, сәламәтлек, кырларда һәм бакчаларда мул уңыш, авыл хуҗалыгы терлекләреннән мул табыш алуны тели торган булганнар. Кашкадәръя өлкәсе Татар-башкорт милли-мәдәни үзәгенең Чиракчы филиалы директоры Илдар Рәхмәтуллин, Наилә Хисмәтуллина һәм башкалар да үзләренең ихлас теләкләрен җиткергән.


23
март, 2021 ел
сишәмбе

Бүген Эшкуар йортында 2020 ел йомгаклары буенча экспорт эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасының кече һәм урта предприятиеләре өчен ел саен уздырыла торган «Ел экспортеры» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе Шамил Агиев, Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер, Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе урынбасары Марина Епифанцева тапшырды.

Бүләкләү тантанасында 5 номинациядә «Иң яхшы экспортер-предприятиеләр»не дип атадылар.

Җиңүчеләр:

«Сәнәгать өлкәсендә иң яхшы предприятие-экспортер» номинациясе

«Теко – Торговый дом» ҖЧҖ

«Хезмәтләр күрсәтү өлкәсендә иң яхшы предприятие-экспортер» номинациясе

«Хортум» фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ

«Агросәнәгать комплексы өлкәсендә иң яхшы экспортер-предприятие» номинациясе

«Элит» ҖЧҖ

«Югары технологияләр өлкәсендә иң яхшы предприятие-экспортер» номинациясе

«Эйдос-Медицина» ҖЧҖ

«Ел ачышы» номинациясе

«АртВэй» ҖЧҖ

Татарстан Республикасы кече һәм урта предприятиеләре өчен ел саен уздырыла торган «Ел экспортеры» республика конкурсы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы, «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фонды» КБО, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм үзәге тарафыннан уздырыла.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов Россиянең Көньяк Африка Республикасындагы сәүдә вәкиле Максим Буреев белән очрашты. Очрашу видеоконференция режимында узды.

Очрашуда «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖ, «Макситон» ҖЧҖ, «Татспиртпром» АҖ, «УК «Татнефть-Нефтехим» ҖЧҖ, «УК «КЭР-Холдинг» ҖЧҖ, «Инженер-җитештерү үзәге» ҖЧҖ, «Татнефть» ГАҖ һәм «ЕлАЗ» ҖБ» АҖ кебек сәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.  

Катнашучылар үз продукцияләрен тәкъдим итте, сәүдә вәкиленә сораулар бирде һәм Көньяк Африка базарына чыгу мөмкинлеге һәм перспективалары турында фикер алышты.

Татарстанның Көньяк Африка Республикасына экспорты, нигездә, минераль ягулыкларга, нефтькә һәм җир өсте транспорты чараларына туры килә. 

– «Татарстан Көньяк Африка республикасы партнерлары белән эшчәнлек юнәлешләренең киң спектры буенча хезмәттәшлекне үстерергә тели. Без бу процесска Россиянең Көньяк Африка Республикасындагы Сәүдә вәкиллеге ягыннан ярдәм күрсәтүебезгә шат», – диде ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы үз чыгышында.

Видеоконференция нәтиҗәләре буенча Россия Сәүдә вәкиллеге ягыннан Татарстан компанияләренә Көньяк Африка партнерларын эзләүдә ярдәм итү турында килешенде.

25-27 март көннәрендә Краснодарда  «От винта!» балалар һәм яшьләр фәнни-техник иҗат фестивале узачак. Анда Татарстаннан уйлап табучылар һәм новаторлар катнаша. Алар 2019 елда проект олимпиадасы призеры булган инновацияле биогаз җайланмасы, шулай ук бөтен ил буенча яшь техникларны һәм конструкторларны җәлеп итү үзәгенә әйләнергә тиешле яшьләр космик модельләштерү үзәкләре концепциясен тәкъдим итәчәкләр.

 «От винта!» халыкара фәнни-техник иҗат фестивале улФән һәм технологияләр елының төп яшьләр вакыйгасы. Быел чарада авиация, суднолар төзелеше, робот техникасы, медицина, мәдәният, спорт һәм башка өлкәләрдәге 500ләп проект тәкъдим ителәчәк, аларны Краснодарга Россиянең барлык төбәкләреннән алып киләчәкләр.

Фестиваль кысаларында Технофорум узачак, аның төп темасы – яшьләрне фәнни-техник өлкәгә җәлеп итү. Пленар утырыш нәтиҗәләре буенча меморандум әзерләнәчәк, анда яшьләрнең инновацияле мохиткә системалы рәвештә керүен тәэмин итүче конкрет адымнар язылачак.

«От Винта!» технофорумының эш программасы 200 артык рәсми чараны үз эченә ала. Түгәрәк өстәлләрнең бер өлеше инженерларның һәм галимнәрнең яңа буынын формалаштыру темасына, шулай ук төбәкләрдә яшьләр фәнни-техник инициативасына ярдәм итүгә багышланачак. Аерым блок сәнәгать профориентациясе турында булачак. Спикерлар сәнәгатьнең фән сыйдырышлы һәм югары технологияле тармаклары өчен кадрлар резервын ничек әзерләргә кирәклеге турында фикер алышачак.


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Россиядә агач эшкәртү тармагын әйдәп баручы җитештерүчесе – Kastamonu компаниясе производствоның өченче линиясен эшләтеп җибәрде. Старт 2021 елның мартында булды. Өченче линияне ачу нәтиҗәсендә, предприятие чыгара торган ламинатның гомуми күләме елына 45 млн.м² тәшкил итәчәк.

Татарстанда МДФ, ХДФ плитәләре һәм ламинат идән япмалары чыгару буенча Kastamonu заводы 2014 елда ачылган иде. Алабугада урнашкан предприятие төбәккә 771,8 млн. доллар инвестицияләгән, бу аны республиканың эре Төркия инвесторы һәм «Алабуга» МИЗ резидентлары арасында икенче итә. Компания таушалуга чыдамлылыгы буенча 31-33 класслы ламинат һәм, шул исәптән дымга һәм янгынга чыдам булган, төрле МДФ-плитәләре чыгара. Бүгенге көндә Kastamonu заводының җитештерү куәте елына 1,05 млн.м³ МДФ плитәсе һәм 45 млн.м² ламинат тәшкил итә. Ламинат идән япмалары Европа, Азия һәм Латин Америкасындагы 27 илгә китертелә.

Компания экспертлары Kastamonu компаниясенең Россия базарында ламинат идән капламалары сегментындагы өлеше 30% артып китәчәк дип көтә.

Kastamonu заводының яңа линиясендә иң кирәкле – 31нче, 32нче, 33нче һәм югары – 34нче класслы, таушалуга чыдым, иң күп сорала торган, элегрәк компаниянең продуктлар портфелендә булмаган ламинат чыгарылачак.

Заводның өченче җитештерү линиясе, җиһаз һәм агач эшкәртү сәнәгате өчен комплекслы җитештерү чишелешләренең дөньякүләм лидеры – HOMAG алман компаниясенең югары технологияле станокларын да кертеп, өр-яңа җиһазлар белән җиһазландырылган.

Җитештерү күләмнәрен киңәйтү позицияне шактый көчәйтәчәк һәм компаниянең Россиянең агач эшкәртү тармагы базарында көндәшлеккә сәләтлелеген арттырачак. Хәзер предприятие эре төзүчеләр, федераль һәм региональ сәүдә челтәрләре һәм дистрибьюторлар белән уңышлы хезмәттәшлек итә, шулай ук төрле төзелеш проектларын, шул исәптән Мәскәүдә реновация программасын тормышка ашыруда катнаша.


19
март, 2021 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры А.Ә.Кәримов һәм Казакъстан милли икътисад вице-министры Куантыров Алибәк Сакен улы рәислегендә сәүдә-икътисад хезмәттәшлеге буенча Казакъстан-Татарстан эшче төркеменең өченче утырышы узды. Очрашу онлайн-форматта узды.

Утырышта Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, шулай ук башка министрлыклар һәм ведомстволар, республика предприятиеләре вәкилләре катнашты.

Яклар икеяклы сәүдә-икътисад хезмәттәшлеге мәсьәләләренең киң спектры, шулай ук төп уртак проектлар һәм инициативалар буенча фикер алышты.

Коронавирус пандемиясе һәм чикләү чаралары кертелүгә карамастан, 2020 елда Казакъстан белән Татарстан арасында товар әйләнеше күләме, 2019 ел күрсәткече белән чагыштырганда, 14%ка арткан.

Татарстан һәм Казакъстан икътисадының төрле тармаклары предприятиеләре арасында элемтәләр динамик рәвештә үсә. Казакъстанда машина төзелеше, нефть-газ өлкәләрендә проектларны гамәлгә ашыру буенча «Татнефть» һәм «КАМАЗ» компанияләре актив эш алып бара. POZIS, «Эйдос-Медицина», «Казан моторлар төзү җитештерү берләшмәсе», «РариТЭК Холдинг» һ.б. Казакъстан партнерлары белән сәүдә-икътисад багланышларын үстерүдә мәнфәгатьле булуларын белдерә.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов җитәкчелегендә Татарстан Республикасында электр энергиясе белән тәэмин итү иминлеген тәэмин итү буенча штаб утырышы узды. Штаб утырышына катнашучыларның бер өлеше видеоконференция буенча тоташтырылган иде.

Штаб эшендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия ГТХМ Татарстан Республикасы буенча баш идарәсе, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы, Ростехнадзорның Идел буе идарәсе вәкилләре, шулай ук «Сетевая компания» АҖ, «ТГК-16» АҖ, «Татэнерго» АҖ, «Татэнергосбыт» АҖ, «Газпром межрегионгаз Казан» АҖ, «СО ЕЭС» АҖ филиалы, «Камаз-Энерго» ҖЧҖ, «Карпов исемендәге химия заводы» ҖЧҖ һәм «Түбән Кама ҖЭҮ» ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узган утырыш барышында 2021 елда язгы ташу һәм янгын куркынычы булган вәзгыятькә анализ ясалды. Татарстан Республикасы энергокомпанияләре тарафыннан штаб утырышында язгы ташуга әзерлек турында игълан ителде.

Штабта шулай ук социаль әһәмиятле объектларны, коммуналь хуҗалык объектларын да кертеп, электр энергиясе белән тәэмин итүнең резерв чыганаклары белән тәэмин итү һәм БДИ үткәрү пунктларын ышанычлы энергия белән тәэмин итүне оештыру мәсьәләләре каралды.

Моннан тыш, штабта электр энергетикасы субъектларының тармакны цифрлаштыру кысаларында җайланмалар һәм РЗ җайланмалары белән дистанцион идарә итү элементларын күздә тоткан инвестиция программаларын раслау мәсьәләләре дә күтәрелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International