2021 елның 21-23 апрелендә Казан шәһәрендә Ягулык-энергетика ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм экология буенча Татарстан халыкара форумы ТЭФ-2021 узачак.
ТЭФ-2021 үткәрү кысаларында «Без энергетика нәтиҗәлелеген сайлыйбыз - 2021» яшьләр инициативалары республика конкурсы (алга таба – Яшьләр конкурсы) һәм массакүләм мәгълүмат чаралары һәм предприятиеләрнең матбугат хезмәтләре арасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру буенча республика конкурсы (алга таба – ММЧ конкурсы) үткәрелә.
Конкурслар энергетика ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту өлкәсен популярлаштыру максатында үткәрелә һәм 2021 елның 1 мартыннан башланып киттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы:
– ММЧ конкурсы буенча 2021 елның 21 апрелендә «2020 ел нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру» дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2021 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы кысаларында уздырылачак;
– Яшьләр конкурсы буенча 2021 елның 23 апрелендә ТЭФ-2021
Яшьләр көнен уздыру кысаларында үткәреләчәк.
Конкурс комиссиясе гаризаларны һәм конкурс документациясен 2021 елның 31 мартына кадәр бары тик электрон рәвештә генә
е-mail: cetrt@mail.ru адресы буенча кабул итә, тел./факс (843)272-99-43,
272-19-21, (843)272-99-69, «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасының Энергия саклау технологияләре үзәге» ДАУ мәгълүмат-нәшрият һәм белем бирү эшчәнлеге бүлеге, сайт: cet.tatarstan.ru
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бүген Enel төркеме вәкилләре белән очрашты. Чарада «Энел Россия» ГАҖ генераль директоры Стефан Звегинцов һәм «Энел Икс Рус» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Леонов катнашты.
«Энел Россия» ГАҖ илдә Enel төркеменең төп активы – халыкара энергетика компаниясе һәм дөнья базарында электр энергиясе, газ һәм яңартыла торган энергия чыганаклары булган әйдәп баручы интеграцияләнгән уенчы булып тора. Компания РФ территориясендә эшчәнлек алып бара, аның җитештерү филиалы бар – өч газ электростанциясе: Конаково ГРЭСы, Невинномысск ГРЭСы һәм Урта Урал ГРЭСы. Моннан тыш, «Энел Россия» ГАҖ җил генерациясе өлкәсендә өч проектны гамәлгә ашыра: Азов җил электр станциясе (90 МВт), Кольск җил электр станциясе (201 МВт) һәм Родниково җил электр станциясе (71 МВт).
«Энел Россия» ГАҖ сәнәгать предприятиеләрен һәм көнкүреш кулланучыларын электр һәм җылылык энергиясе белән җирле бүлү челтәрләре аша тәэмин итә, алар, нигездә, Россия Федерациясенең Европа өлешендә һәм Уралда урнашкан.
Очрашуда Татарстан Республикасында яклар арасында яңартыла торган энергия чыганакларын, микрогенерацияне үстерү, электр транспорты өчен заряд инфраструктурасы белән тәэмин итү һәм электротранспорт чарасы белән челтәр арасында ике яклы алмашуны билгеләргә мөмкинлек бирә торган технологияләрне куллану мөмкинлекләре өлкәсендә хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән мәсьәләләр каралды.
Очрашу ахырында яклар төрле форматтагы хезмәттәшлекне дәвам иттерергә әзер булулары турында белдерде.
POZIS компаниясе (Ростех дәүләт корпорациясенең «Технодинамика» холдингының «Техмаш» ФҖК» АҖ керә идарәсе контурына керә) белән «РТ-СОЦСТРОЙ» ҖЧҖ хезмәттәшлек турында килешү имзалаган.
Килешүгә «ПОЗиС» АҖ генераль директоры Радик Хәсәнов һәм «РТ-СоцСтрой» генераль директоры Дмитрий Демин кул куйган. Уртак эш кысаларында инжиниринг һәм медицина билгеләнешендәге объектларны җиһазландыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итү планлаштырыла. Кан һәм вакциналарны саклау өчен фармацевтика һәм лаборатор суыткычлар, медицина суыткычлары җитештерүгә аерым игътибар биреләчәк.
Килешү, төзелеш объектларын тәэмин итү һәм җиһазлау максатында, озак сроклы һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерүгә юнәлдерелгән.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов бүген «Эмерсон» (Emerson) ҖЧҖ вице-президенты, генераль директоры Николай Шестаков белән очрашты.
«Эмерсон» – эре транснациональ корпорация, төп офисы Миссури штатында (АКШ) урнашкан. Компания җиһазлар җитештерә, сәнәгать, коммерция һәм кулланучылар базарлары өчен технологик чишелешләр һәм инжиниринг тәкъдим итә. Эмерсон компаниясе составына 200 артык җитештерү предприятиесе керә, шуларның дүрттән бер өлеше АКШтан читтә урнашкан.
Сөйләшүләр барышында яклар ике яклы хезмәттәшлек мәсьәләләре, шул исәптән «Зеленодольск» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә «Эмерсон» ҖЧҖ компаниясен урнаштыру мәсьәләсе буенча фикер алышты. Компания әлеге инициативаны «Инновацион техник үзәк» ҖЧҖ белән партнерлыкта үстерергә планлаштыра.
«Татэнерго», «ТАНЕКО», «ТАИФ-НК», «Казаньоргсинтез» һәм «Нижнекамскнефтехим» кебек Татарстан предприятиеләре компания белән хезмәттәшлек итүгә зур кызыксыну белдерде. Хәзерге вакытта республика предприятиеләре тарафыннан кирәкле Эмерсон компаниясе продукциясе исемлеге формалаштырылган.
Очрашу ахырында яклар үзара файдалы сәүдә-икътисад багланышларын урнаштыруга мәнфәгатьле булуларын белдерделәр.
Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында «Youth Ambassadors/Яшь дипломатлар» республика конкурсының «Made in Tatarstan» бишенче этабы тәмамланды. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер катнашты.
Исегезгә төшерәбез, әлеге этап кысаларында 24 мартта конкурсантларга «Made in Tatarstan» этабы өчен биремнәр игълан ителгән иде. Аларга сәнәгать продукциясе экспортын үстерүнең иң яхшы практикалары турында презентация әзерләргә кирәк иде.
Бүгенге очрашу барышында «Астра», «Мессенджеры», «Зилант», «Power of youth», «Поток» һәм «Кызлар Space» командалары үз проектларын тәкъдим итте.
Конкурсантларның презентацияләре 4 критерий буенча бәяләнде:
1. Аналитик мәгълүмат булуы, аның дөреслеге һәм җентекләп эшләнгәнлеге;
2. Татарстан Республикасына карата тәкъдим ителгән идеяләрнең актуальлеге;
3. Креатив чишелешләр һәм идеяләр;
4. Команда эше һәм социаль челтәрләрдә активлык.
Конкурс 2020 елның 20 октябреннән 2021 елның 30 апреленә кадәр үткәрелә. Чара 8 этаптан тора, аларның һәркайсында катнашучылар яңа практик биремнәр ала, аларны үтәгән өчен баллар бирелә. Нәтиҗәләр буенча, иң күп балл җыйган команда чит илләрдә стажировка узу хокукын һәм халыкара аренада Татарстан Республикасын тәкъдим итү мөмкинлеген алачак.
«Соллерс Форд» Мәскәү транспортына шәһәр пассажирларын йөртү өчен 160 артык уңайлы маршрут автобусы бирәчәк. Беренче 7 автобус маршрут линияләренә 2020 ел ахырында ук баскан, калганнары Мәскәү урамнарына җәй башында чыгачак.
Кече класслы Ford Transit автобуслары Мәскәү шәһәренең транспорт комплексы өчен махсус эшләнгән һәм Мәскәү шәһәрендә пассажирлар йөртү буенча куркынычсызлык һәм уңайлылык кагыйдәләренә тулысынча туры килә.
Мондый автобуслар зур транспорт чаралары уза алмый торган тар урамнар буйлап уза торган маршрутларда кулланыла. Бу Мәскәү халкын теләсә кайсы шәһәр шартларында уңайлы һәм куркынычсыз транспорт белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
Яңа уңайлы Ford Transit автобуслары 18 утырып һәм 4 басып баручы пассажирга исәпләнгән, шулай ук физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне йөртү өчен күчмә ишек янында махсус терәкле урын белән дә җиһазландырылган.
Автобуслар түбәндәгеләр белән җиһазландырылган: билетларны контрольдә тоту һәм түләү җайланмасы (валидатор); тукталыш турындагы таләпне ут һәм тавыш сигнализациясе ярдәмендә белгертү системасы; янгын сүндерү буенча автомат система; тышкы яктан һәм салонда температура датчиклары; пассажирларга хәбәр итү системасы (электрон маршрут күрсәткечләре, медиапанель, аудиоинформатор), машина йөртүченең функциональ торышын мониторинглау җайланмалары; видеокамералар һ.б.
Ford Transit автобусларында йөргән вакытта пассажирлар өстәмә уңайлыкны салонда урнаштырылган климат-контроль, USB-зарядкалар һ.б. белән тәэмин ителәчәк.
Рациональләштерү һәм җитештерүчәнлек буенча беренче кубок (алга таба – Кубок) Екатеринбургта 2021 елның көзендә узачак. Чара WorldSkills методикасы буенча сәнәгатьнең югары технологияле тармаклары эшче һөнәрләренең VIII Илкүләм чемпионаты кысаларында узачак. Бу хакта Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.
2021 елның 25-29 октябрендә Екатеринбургта рациональләштерү һәм җитештерүчәнлек буенча беренче кубокны үткәрү турында карар кабул ителгән. Чара WorldSkills методикасы буенча сәнәгатьнең югары технологияле тармаклары эшче һөнәрләренең VIII Илкүләм чемпионаты кысаларында оештырылачак.
Кубок илкүләм проектта катнашучы предприятиеләр хезмәткәрләре өчен җитештерү процессларының нәтиҗәлелеген камилләштерү һәм арттыру буенча ярышлар мәйданчыгы булачак. Ярыш компанияләрнең иң көчле вәкилләренең алга таба илкүләм проектта катнашучы башка вәкилләре тарафыннан кулланылырга мөмкин булган производство нәтиҗәлелеген арттыруга бәйле казанышларын һәм иң яхшы тәҗрибәләрен ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Утырышта һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы (Ворлдскиллс Россия) белән илкүләм проектта катнашучы компанияләр арасында хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланган. Килешүгә «РЖД» ААҖ, «Римера» АҖ, «Р-Фарм» АҖ, «ТЕХНОНИКОЛЬ» компаниясе, «Роскосмос» дәүләт корпорациясе һәм «Сибур» компаниясе кул куйган.
Хезмәттәшлек Кубокта катнашучы предприятиеләр эчендә «Hi-Tech кайнау нокталары»н башлап җибәрүне күздә тота. Бу рационализаторлар өчен күмәк эш, производствода яңа чишелешләр һәм алдынгы технологияләр турында белемнәр алмашу өчен заманча киңлекләр булачак. Биредә предприятие хезмәткәрләре WorldSkills «Рационализаторлык» программасы буенча әзерлек уза, илебез һәм чит ил экспертларын җәлеп итеп, проект-аналитик һәм стратегик сессияләрдә катнаша һәм аннан Кубокка сайлап алу уза алачак.
Моннан тыш, килешүләрдә катнашучы предприятиеләр базасында алгарышлы әзерлек корпоратив үзәкләре төзеләчәк. Бу – тизләтелгән һөнәри әзерлек һәм укыту, иң кирәкле һәм перспективалы һөнәрләр, дөнья дәрәҗәсендә компетенцияләр буенча квалификацияне күтәрү, шул исәптән WorldSkills әзерләү буенча иң яхшы практикалар, методикалар һәм технологияләр кулланып, махсус җитештерү җиһазлары булган мәйданчыклар.
WorldSkills экспертлары тарафыннан илкүләм проектта катнашучы предприятиеләргә эш урыннарына аудит үткәрү, һөнәрләрнең корпоратив стандартын эшләү, компетенцияләр матрицасы формалаштыру, персоналны бәяләү, шулай ук эшләнгән материалларны алга таба тиражлау һәм практикада куллану өчен кыска белем бирү программаларын туплау методикасы эшләнәчәк һәм тапшырылачак.
2021 елда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында килешүләрдә катнашучы предприятиеләр базасында барлыгы 15 «hi – Tech кайнату ноктасы» һәм 15 алгарышлы әзерлек корпоратив үзәге ачылырга тиеш, перспективада алар санын ел саен арттыру күздә тотыла.
Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында видеоконференция режимында Татарстан Республикасы белән Үзбәкстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркем рәистәшләренең очрашуы узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Үзбәкстан Республикасы инвестицияләр һәм тышкы сәүдә министры урынбасары Хуррам Тешабаев эшчәнлекнең төрле өлкәләрендә ике яклы хезмәттәшлекнең актуаль мәсьәләләре һәм перспектив юнәлешләре турында фикер алышты.
Аерым алганда, очрашу барышында яклар Татарстан делегациясенең Үзбәкстанга визиты кысаларында Татарстан Республикасы белән Үзбәкстан Республикасы арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча эшче төркемнең икенче утырышын уздыру турында фикер алыштылар.
Видеоконференциядә катнашучылар, чара Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы арасында сәүдә-икътисад багланышларын алга таба үстерү өчен күзгә-күз очрашулар сериясен ачар, дигән ышаныч белдерде.
2021 елның 25-27 мартында Краснодар шәһәрендә «От винта!» халыкара балалар һәм яшьләр фәнни-техник иҗат фестивале уза. «Киләчәкне модельләштер» слоганы белән «ЭКСПОГРАД ЮГ» күргәзмә-конгресс залында яшь һәм талантлы инженерлар һәм тикшерүчеләр җыелган. Фестивальдә авиация, суднолар төзелеше, робот техникасы, медицина, мәдәният, спорт һәм башка юнәлешләр өлкәсендә 500 артык проект тәкъдим ителәчәк. Катнашучылар һәм кунаклар өчен керү – ирекле.
Татарстан Республикасыннан биогаз җайланмасы эшләүгә бәйле проект белән «Агроэкология» юнәлеше буенча Казан дәүләт аграр университеты һәм Талантлар университеты студенты, күпсанлы проект конкурсларында җиңүче Данила Данилов катнаша.
Альтернатив энергетика өлкәсендәге әлеге проект традицион энергия чыганакларыннан файдалану мөмкинлеге булмаган барлык хәлләрдә файдалы булырга мөмкин. Биогаз – экологик яктан чиста ягулык, ул һава шартларының үзгәрүенә бәйле түгел һәм кулланучыны энергия белән тотрыклы тәэмин итә ала. Мондый җайланманы куллануның тагын бер мөһим нәтиҗәсе – чүп-чар һәм биологик калдыкларны эшкәртү.
Икенче «Яшьләрнең модель комплекслары һәм космодромнары» проектында Казанның Изге Гурий исемендәге православ гимназиясе командасы – Александр Соловьев һәм Сергей Вохмянин катнаша.
Алар бөтен ил буенча яшь техникларны һәм конструкторларны җәлеп итү үзәгенә әйләнеп, үзебездә һәм чит илдәге космонавтика казанышларын популярлаштырырга тиешле яшьләр космик модельләштерү үзәкләре концепциясен тәкъдим итәчәк. Шулай ук әлеге проект балаларга космостагы физика законнары буенча башлангыч белем алу, инженер-техник иҗатка этәргеч бирү һәм креатив фикерләүне үстерүгә юнәлдерелгән.
Катнашучыларыбызга уңышлар телибез!
Казан дәүләт энергетика университеты базасында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Фәнни-техник советы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасының энергетика комплексын үстерү мәсьәләләре каралды.
Чара катнаш, турыдан-туры-читтән торып, видеоконференцэлемтә форматында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Насыйров, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Энергияне сак тоту технологияләре үзәге директоры Марат Әхмәров, шулай ук республиканың һәм Россиянең әйдәүче компанияләре вәкилләре катнашты. Университеттан утырышта вәкиллек составы – ректордан башлап профиль кафедраларның мөдирләре катнашты.
Утырышны ачып, Марат Миңнебаев очрашуда Татарстанның гына түгел, Россиянең башка төбәкләреннән дә бөтен энергетика төсе бар, дип ассызыклады. Ул шулай ук КДЭУ җитәкчелегенә кунакчыл булганы өчен рәхмәт белдерде һәм, республика энергетикларына профильле вуз кебек фәнни-белем бирү мәйданчыгы булуы аркасында алар бик бәхетле, дип билгеләп үтте.
КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов университетта эре энергетика компанияләре, шулай ук профильле министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашында мондый чараларны кабул итәргә әзер булуын белдерде. Ул ешрак һәм даими нигездә җыелырга, шулай ук катнашучыларның географиясен киңәйтергә тәкъдим итте.
Утырышта энергетиканың актуаль мәсьәләләре буенча 8 докладчы чыгыш ясады. «Цифрлы энергетика» ассоциациясенең башкарма директоры Юлия Халуева Россия электр энергетикасының цифрлы трансформациясе турында сөйләде. Татарстан «СО ЕЭС» РДУ АҖ филиалы директоры Андрей Большаков электр энергетикасы объектларында релей яклагыч җиһазлар һәм автоматика объектлары белән читтән торып идарә итүне кертүгә тукталды.
«Питон Кама» ҖЧҖ директоры Андрей Семкин хезмәттәшләренең игътибарын үз компаниясенең уникаль продукциясенә юнәлтте. «ЭНЕРГОСОФТ» ҖЧҖ (Татэнерго) директоры Василий Маклецов катнашучыларны «Астра» программа тәэминаты җиһазларына техник хезмәт күрсәтү белән идарә итү системасы, шулай ук җылылык энергиясен исәпләү приборлары күрсәткечләрен җыю һәм эшкәртү процессларын автоматлаштыру ысуллары белән таныштырды. «Данфосс» ҖЧҖнең үсеш директоры Алексей Теняев Energis программасы белән тәэмин итү базасында эшләнгән җылылык челтәрләре режимнарын планлаштыру һәм идарә итүнең автоматлаштырылган системасын тәкъдир итте. «ТГК-16» АҖ җитештерү-техник бүлеге башлыгы Алмаз Латыйпов Казанда җылылык энергиясен когенерация режимында эшләп чыгаруны арттыру һәм нәтиҗәсез котельныйларны ябу турында сөйләде. «Диаконт» АҖ Автоматлаштырылган диагностика үсеше үзәге (Санкт-Петербург) җитәкчесе Кирилл Ведерников җылылык челтәрләренең торба эчендәге диагностикасы өчен роботлаштырылган диагностика комплексларын тәкъдим итте.
Чара ахырында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев докладчыларга сыйфатлы чыгыш ясаганнары өчен, барлык катнашучыларга – активлык һәм конструктив тәкъдимнәр өчен, ә энергоуниверситетка тәкъдим иткән мәйданчык өчен рәхмәт белдерде.