ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров рәислегендә нефть-газ машина төзелеше тармагын эшләтү һәм үстерү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Чарада мәнфәгатьле ФОИВларның, ягулык-энергетика комплексы компанияләренең җитәкчеләре, шул исәптән җиһазлар җитештерүчеләр, шулай ук банклар, тармак берләшмәләре, сертификация һәм фәнни үзәкләр вәкилләре катнашты.

2014 елдан башлап үткәрелә торган импортны алыштыру программасын гамәлгә ашыру кысаларында илебез базарында Россия җиһазлары өлешен 60% кадәр җиткерә алдык. Моңа Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан күрелгән системалы чаралар ярдәм итте.

Исегезгә төшерәбез, НИОКРга субсидия бирү механизмы быел нәтиҗәлелекнең төп күрсәткеченә карата – субсидияләү күләменең сату күләменә карата нисбәте – «5кә 1» алып «2гә 1» кадәр таләп өлешен киметү өлешендә үзгәртелде.

Нефть-газ машинасы тармагы җитештерүчеләре катализаторлар һәм нефть эшкәртү, СПГ-җиһазлар, пластны гидравлик аеру өчен җиһазлар, диңгез геологик разведкасы җиһазлары, су астында җир асты байлыкларын чыгару комплексы җиһазлары, катализаторлар һәм технологик җайланмалар эшләү һәм аларны гамәлгә кертү проектларын уңышлы гамәлгә ашыруларын расладылар.

Аларны Фәнни-техник совет кысаларында Россия ягулык-энергетика комплексы җиһазларына бәйлелекне киметү буенча ведомствоара эш төркеменең нефть-газ җиһазларын үстерү буенча «заказчы-җитештерүче» үзара бәйләнешенең җайга салынган системасы ярдәмендә тормышка ашырып булган. Киңәшмә барышында яклар әлеге берләшмә кысаларында киләчәктә дә уртак эш алып барырга әзер булуларын белдерделәр.

Нефть-газ машина төзелеше тармагы килеп туган кыенлыкларны җиңеп чыга. Хәтта санкцияләр режимында да контрактларны үтәүдән баш тартулар күзәтелми. Моннан тыш, заказ бирүче компанияләр тарафыннан төп инвестиция проектларын гамәлгә ашыру буенча планнар саклана. Алар булдырыла торган җиһазларга ихтыяҗ тудырырга әзер.


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Татарстан Республикасының ел экспортеры» республика бәйгесенә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне билгеләү турында хәбәр итә.

«Сәнәгать өлкәсендә иң яхшы предприятие-экспортер» номинациясендә җиңүче дип «КАМАЗ» ГАҖ танылды.

«Сәнәгать продукциясен чит илгә чыгару өлкәсендә ел казанышы» номинациясендә җиңүче дип «Нәфис Косметикс» АҖ танылды.

Җиңүчеләрне ихлас күңелдән тәбрик итәбез, бу хәл предприятиеләрдә эшләүче коллективларның һөнәри осталыгы һәм максатчанлыгы турында сөйли һәм тышкы базарларда республика продукциясенә ихтыяҗ булуы турында раслый.

 

Бәйге комиссиясе утырышы беркетмәсе белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин: https://mpt.tatarstan.ru/eksporter-goda-respubliki-tatarstan.htm


7
апрель, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Җитештерү эшчәнлеген Әлмәттә «ТАГРАС» нефть сервисы холдингының «ТМС групп» дивизионы җайга салган.

 Әлмәттә юл техникасына яңа асылмалы җиһазлар җитештерә башлаганнар. Кар чистарту өчен билгеләнгән эттергеч карны тулысынча чистартырга мөмкинлек бирә һәм теләсә кайсы ачык урында билгеләнеше буенча файдаланыла ала.

 Җиһаз конструкциясе ачылган хәлендә күбрәк кар җыярга мөмкинлек бирә, алмаш пычаклары текә почмакта урнашу сәбәпле, эттергеч каткан карны махсус техникадан артык көч таләп итмичә генә ваклый ала. Алмаш  «чаңгылары» эттергечне юл түшәмәсенә ышкылудан саклый, ә җыелмалы булуы эттергечне зур габаритлы йөк ташуга өстәмә рөхсәт алмыйча гына транспорт белән күчерү мөмкинлеген бирә.

 2021-2022 еллар сезонында сынаулар үткәрелгән — республиканың 1000 км  артык автомобиль юлы чистартылган.

 Җитештерү эшчәнлеген Әлмәттә «ТАГРАС» нефть сервисы холдингының «ТМС групп» дивизионы җайга салган. Планнарда – кар чистарту эттергечен яңача ясап чыгару, аны кар ташлый торган алгы радиусын арттырып, гидравлик узел белән чыгарырга ниятлиләр, алмаш пычакларының тотрыклылык дәрәҗәсе тагын да артыграк булыр дип көтелә. Моннан тыш, дивизион эттергеч өчен алмаш «чаңгы»лар рәвешендә өстәмә комплект детальләрен дә чыгарырга әзер.

Система операторы филиалы – Татарстанның төбәк диспетчерлык идарәсенең  (Татарстан Республикасы территориясендә электр энергетикасы объектлары белән оператив-диспетчерлык идарәсе функцияләрен гамәлгә ашыра) оператив мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы энергосистемасында электр энергиясен куллану 2022 елның мартында  2972,2 млн кВт⋅⋅сәг. тәшкил иткән, бу күрсәткеч 2021 елның мартында кулланылган дәрәҗәдән 5,3%ка күбрәк.

Күрсәткечнең үсеше торбаүткәргеч транспорт предприятиеләре, нефть продуктлары җитештерү предприятиеләре, шулай ук халык һәм вак моторлы йөкләнешләрнең артуы белән бәйле.

2022 елның мартында Татарстан Республикасы энергосистемасының электр станцияләре тарафыннан электр энергиясен эшләп чыгару 2380,3 млн кВт•сәг тәшкил иткән, бу 2021 елның марты белән чагыштырганда 3,9% күбрәк. Эшкәртү күләмен арттыруга төп өлеш Казан ҖЭҮ-3, Зәй ГРЭСы, Чаллы ҖЭҮ һәм Түбән Кама ҖЭҮ-2 керткән. 

Татарстан Республикасы энергосистемасында электр энергиясен куллану 2022 елның гыйнвар-март айларында 8787,2 млн кВт⋅сәг тәшкил иткән, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 6,0% күбрәк.

Татарстан Республикасы энергосистемасының электростанцияләре 2022 елның гыйнвар-март айларында 7512,0 млн кВт⋅сәг эшләгән, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,7% күбрәк.

2022 елның мартында Татарстан Республикасы энергетика системасында егәрлек куллануның мөмкин булган иң зур күләме 9 март көнне, 10.00 сәгатьтә уртача тәүлеклек һава температурасы -13,1°С булганда теркәлгән. Аның әһәмияте 4491 МВт тәшкил иткән, бу 2021 елның мартында куллану күләменнән 208 МВт (4,9 %) күбрәк.

2022 елның мартында Татарстан Республикасы энергосистемасына электр энергиясенең суммар йөкләнеше 591,9 млн кВт•сәг тәшкил иткән. 2022 елның гыйнварыннан март аена кадәр бу күрсәткеч 1275,2 млн кВт⋅сәг тәшкил иткән.


6
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Система операторы филиалы – Татарстанның төбәк диспетчерлык идарәсе контрольдә тотылучы «Бөгелмә» өлешендә тотрыклылык запасларын мониторинглауның цифрлы системасын файдалануга керткән.

Тикшерүдә тотылган «Бөгелмә» өлеше составына керә торган челтәр элементлары буенча Татарстан Республикасы энергосистемасының көнчыгыш өлеше кулланучыларына, шулай ук Оренбург энергосистемасын һәм Башкортстан Республикасы энергосистемасын кулланучыларның бер өлешенә актив егәрлек тапшыру гамәлгә ашырыла. Контрольлектәге «Бөгелмә» өлешендә тотрыклылык запасларын мониторинглауның цифрлы системасын гамәлгә кертү Татарстанның төбәк диспетчерлык идарәсенең операцияләр зонасында Системалы оператор тарафыннан гамәлгә ашырылган беренче шундый проект.

Татарстан Республикасы энергосистемасының электр энергиясе режимы белән идарә иткәндә егәрлекнең максималь рөхсәт ителгән арканлыгын билгеләү өчен тотрыклылык запасларын мониторинглауның цифрлы системасын куллану контрольлектәге «Бөгелмә» челтәрендә электр челтәренең үткәрүчәнлек сәләтен куллану дәрәҗәсен 9% кадәр арттырырга, электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын киметмәскә һәм Зәй ГРЭСы, Түбән Кама ҖЭҮ-1, Түбән Кама ҖЭҮ-2, Чаллы ҖЭҮ эш нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

Тотрыклылык запасларын мониторинглауның цифрлы системасы – «НТЦ ЕЭС» АҖ электр челтәрендә максималь мөмкин булган артык йөкләнешләрне хакыйкый вакыт режимында исәпләү өчен Системалы оператор белән берлектә эшләнгән илебезнең программа-техник комплексы. Система энергосистемадагы агымдагы схема-режимлы вәзгыятьне исәпкә алырга мөмкинлек бирә һәм шул рәвешле электр челтәренең үткәрүчәнлек сәләтен куллану, икътисадый нәтиҗәле генерацияләү җиһазларын йөкләү, энергия системасы режимнары белән идарә итүнең иң оптималь эзлеклелеген  сайлау буенча, аның ышанычлылык дәрәҗәсен киметмичә, өстәмә мөмкинлекләрне тәэмин итә һәм кулланучыларны чикләү хәтәрлекләрен шактый киметә. Кайбер очракларда бу цифрлы система электр энергиясен тапшыру буенча яңа һава чыбыкларын төзүгә алмаш чишелеш юлы була ала.

Хәзерге вакытта Урта Идел махсус икътисадый зонасында, гамәлгә ашырылган проектны исәпкә алып, 5 урында тотрыклылык запасларын мониторинглауның цифрлы системасы гамәлгә кертелгән. 


5
апрель, 2022 ел
сишәмбе

Россиянең агач эшкәртү тармагының әйдәп баручы предприятиесе – Kastamonu компаниясе 7,5 ел эчендә эчке базар өчен 100 миллион квадрат метр ламинат чыгарган. Бу күрсәткечкә 2022 елның февралендә ирешелгән.

 Төбәкләр арасында ламинат белән тәэмин итү күләме буенча Үзәк (43%), Идел буе (18%) һәм Көньяк (14%) федераль округлар алда бара, аларга 75% продукция туры килә. Алга таба Себер (8%) һәм Төньяк-Көнбатыш (8%) федераль округлар урнашкан. Калган төбәкләргә товар җибәрүнең суммар 10% кимрәк өлеше туры килә.

 Шул ук вакытта тәэмин итүнең 56% өлеше тузуга чыдам 33нче класслы ламинатка туры килә,  32нче класслы ламинатка – 32% һәм 31нче класслы ламинатка – 12%. 34нче класслы ламинат базарга әле 2021 елның сентябрендә генә чыгарылу сәбәпле, иң аз өлешне били.

 2021 елның мартында компания кыска вакыт эчендә ламинат чыгару буенча өченче линияне эшләтеп җибәргән. Шуның аркасында ел саен ламинатлы идән түшәмәләре күләме 30 млн.м²  башлап 45 млн.м²  кадәр арткан.

2021 елның сентябрендә Kastamonu югары дәрәҗәле – тузуга чыдамлы 34-нче классы ламинат портфелен киңәйтә. Шул ук вакытта җитештерүче Россия базарында беренче булып, берьюлы ике күрсәткеч: сөртелүгә һәм бәрелүгә каршы чыдамлылыгы буенча сертификацияләнгән 34 нче класслы ламинат чыгарган, Европа стандартында исә сөртелү күрсәткече генә регламентлана.

2021 елның августында WhatWood аналитик агентлыгы Россия ламинаты һәм МДФ базарын тикшергән, анда агач эшкәртү тармагының иң эре җитештерүчеләренең өлешен чагыштырган. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Kastamonu ламинат идәннәр һәм МДФ җитештерү егәрлекләре буенча Россиядә беренче урында тора.

«МТС» ГАҖ, цифрлы, медиа һәм телекоммуникацион сервислар күрсәтү буенча Россиянең әйдәп баручы компаниясе, Татарстаннан «ЕвроОйлТрак» транспорт компаниясе бензовозларында видеокүзәтү системасын урнаштырган. МТС тәкъдим иткән чишелеш предприятиегә автопаркны максатчан кулланмау очракларын бетерү мөмкинлеген биргән: ягулык сатып алу чыгымнары 7% кадәр кимегән, йөкләрне китерү вакыты 12% кыскарган. 

 Видеокүзәтү системасы транспорт хәрәкәтен ерактан контрольдә тотарга, хәрәкәтнең оптималь маршрутларын төзергә һәм йөкне санкцияләнмәгән рәвештә ачмау мөмкинлеген бирә. Күзәтүне теләсә кайсы җайланма - ПК, планшет яки смартфон аша алып барырга була. Машиналарны карау мөмкинлеге булган видеоязмалар 30 көн дәвамында саклана. Төзек булмаган очракта яки, мәсәлән, камераны аңлы рәвештә ябу очрагында, регистратор бу хакта хәбәр итәчәк һәм «проблемалы» камерана диспетчер экранына чыгарачак. 

Җиһазлар тышкы йогынтылардан сакланган – видеокамералар вандаллардан якланган,  -40°°С алып +60°С кадәр температурада эшлиләр, ә җитәрлек дәрәҗәдә яктыртылмаган шартларда система автомат рәвештә төнге режимга күчә һәм инфракызыл яктылыкны кабызып җибәрә. 

 «Куркыныч йөк ташучы буларак, безгә хезмәткәрләрнең һәм хәрәкәтнең башка катнашучыларының иминлеген тәэмин итү, чыгарыла торган нефть продуктларының сыйфатын саклап калу мөһим. Ярты ел эчендә МТС сервисыннан файдаланганда без техниканың заяга эшсез тору очракларын бетердек, бушка йөрү очракларын 16% кадәр киметтек, йөкне санкциясез ачу куркынычын бетердек, машина йөртүчеләрнең хезмәт дисциплинасын һәм ташуларның куркынычсызлык дәрәҗәсен арттырдык», — дип уртаклашты «ЕвроОйлТрак» компаниясе директоры Наил Габдрәфыйков.

 «ЕвроОйлТрак» эшенең төп юнәлеше – йөк транспорты белән куркыныч йөк ташу. Компаниянең үз зур бензовозлар автопаркы бар, бу теләсә кайсы вакытта ягулыкны иң ерак урыннарга тиз арада илтеп бирергә мөмкинлек бирә.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен:

Татарстанда МТС матбугат сәркатибе

Айгөл Арсланова

e-mail: asarslanov@mts.ru


31
март, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе «Татарстан - Сенегал»эшлекле форумы кысаларында түгәрәк өстәлдә катнашты.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы делегациясе эш сәфәре белән Сенегалда.

Ваклап сату челтәре үз кибетләрендә шикәргә карата кызыксыну кимүен билгеләп үтә: узган атнада әлеге продуктны сату февраль ахыры-март башы белән чагыштырганда 48% кимегән. Сатуның иң кызган атнасында (28 февральдән 6 мартка кадәр) кулланучылар төрле төргәкле 11 млн. артык шикәр сатып алганнар. Гомумән алганда, соңгы өч атнада россиялеләрнең бу товарга игътибары акрынлап кими бара. Шулай итеп, бу атнаның беренче ике көнендә кулланучылар, узган атнаның бер көне белән чагыштырып уртача алганда, ике тапкыр кимрәк шикәр сатып алганнар.

Барлык сатып алучыларны продукция белән тәэмин итү өчен, «Магнит» ихтыяҗ зур булган чорда үзе сата торган барлык 67 төбәккә дә тәэмин итүчеләрдән килгән шикәрне төяп озата. Март аенда компания бүлү үзәкләреннән әлеге продуктның ике айлык нормасын үз сәүдә нокталарына җибәргән. Ваклап сату челтәре шулай ук үзенең җитештерү мәйданчыкларында шикәрне төргәкләү күләмен 24 тапкыр диярлек арттырган, ул тәүлегенә 100 тоннадан артып киткән.

1 марттан компания социаль әһәмиятле товарларга, шул исәптән шикәргә өстәлә торган бәяләрне ирекле рәвештә 5% кадәр чикләгән. Чикләү ваклап сату челтәре катнашкан барлык 67 төбәктә дә гамәлдә, шул ук вакытта иң түбән өстәмә бәя күләме чикләнмәгән һәм, шул исәптән, тискәре дә булырга мөмкин.

Өстәмә мәгълүмат алу өчен:

Тышкы багланышлар идарәсе:

press@magnit.ru

«БЕРДӘМ РОССИЯ» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясенең илкүләм проектларны мәгълүматлаштыруда һәм гамәлгә ашыруда ярдәм итү мәсьәләләре буенча киңәйтелгән утырышында «Татарстан-2021» республика бәйгесенә йомгак ясау тантанасы узды, аның кысаларында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын иң яхшы яктырту өчен предприятиеләр бүләкләнде.

«Татарстан: илкүләм проектлар» фотобәйгесе илкүләм проектларны популярлаштыру һәм аларны халык арасында тормышка ашыру нәтиҗәләрен яктырту максатында оештырылган.  2021 елдан бирле фотобәйгегә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын яктырту буенча аерым номинация кертелгән, ул предприятиеләрдән күп санлы гаризалар җыйган. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фотобәйгедә җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

«Җитештерүчәнлекне арттыру – икътисадый үсеш нигезе» номинациясендә «Казан халыкара аэропорты» АҖ, «Казметрострой» АҖ, «Ремдизель» АҖ җиңүче булган.

Барлык өч предприятие дә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын башлап җибәрүчеләр, 2019 елда проектка кереп, «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр федераль үзәге» АКО экспертлары белән берлектә хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү инструментларын керткәннәр. 

Шулай ук Татарстан Республикасында «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен җаваплы Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән «Татарстан Республикасының Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге» ДАУ актив позициясе билгеләп үтелде. 

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның фотобәйгедә актив катнашканы һәм халык белән эшне оештырганы өчен рәхмәт хаты Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримовка һәм «Татарстан Республикасының Энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге» ДАУ директоры Марат Әхмәровка тапшырылды.

Предприятиеләргә фотобәйгедә актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез һәм җиңүчеләрне котлыйбыз! 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International