12сеннән 16 сентябрьгә кадәр Татарстанның Югары Ослан районының Каинки авылында F-3J, F-3K, F5J, F3A модельләре классында Идел буе федераль округы командалары арасында авиамодель спорты буенча ярышлар уза.
Беренчелек кысаларында "Эникс" компаниясенең пилотсыз очкыч аппаратларының, радио белән идарә ителә торган авиамодельләрнең күрсәтмә очышлары, Ижевск шәһәреннән 3D-пилотаж классында Россия чемпионы белән авиашоу, реактив двигательле модельләрнең күрсәтмә очышлары, концерт программасы һәм корд модельләренең һавада бәрелешләре булачак.
Җиңү өчен ярышларда Екатеринбург, Түбән Новгород, Волгоград, Самара, Тольятти, Киров, Дзержинск, Әлмәт шәһәрләреннән килгән яшь спортчылар көч сынашачак.
Чара яшьләр арасында авиамодельләштерү традицияләрен үстерү өчен "Эникс" предприятиесе тарафыннан оештырылган.
Бүген Америка сәүдә палатасында Татарстан Республикасының сәнәгать һәм инвестиция потенциалы презентацияләнде.
Презентация башында ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов сәламләү сүзе белән чыгыш ясады:
"Татарстан, беренче чиратта, безнең тышкы икътисадый мөнәсәбәтләрдә прагматик якын килүебезне күрсәтә. Без үзара файдалы мөнәсәбәтләр булдырырга, барлык партнерларыбызга ярдәм итәргә тырышабыз һәм бу курсны күп еллар дәвамында системалы һәм эзлекле рәвештә уздырабыз".
Презентацияне Татарстан Республикасының Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина дәвам итте, ул Татарстан Республикасының инвестиция эшчәнлегендәге казанышлары белән уртаклашты.
Шулай ук "Иннополис" МИЗ вәкиле Вадим Галиев һәм шәхси эшкуар Алим Галимуллин презентацияләр белән чыгыш ясады, соңгысы республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендә стартап-проектлар тәҗрибәсе турында сөйләде.
Татарстанда Америка компанияләре проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе турында "ЗМ Россия" компаниясе вәкиле Александр Черепанов сөйләде.
Чараның модераторы – Америка сәүдә палатасының Россиядәге президенты Алексис Родзянко.
"ТатНИПИнефть" институты һәм "Татнефть" компаниясенең югары үзле нефть чыгару идарәсе белгечләре тарафыннан югары үзле нефть ятмаларын эшкәртүнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен технологияләр комплексы эшләнгән.
Технологик чишелешләр комплексы үз эченә өч технологияне ала:
Гомумән алганда, бу технологияләр парогравитация дренировкасы ысулын кулланып, югары үзле нефть чыгаруны интенсификацияләргә мөмкинлек бирә.
Технология "Татнефть" объектларында киң кулланыла башлаган һәм бер тонна югары үзле нефть чыгаруга парның чагыштырма чыгымын киметергә, продукциянең сулылыгын киметергә, нефтьнең тәүлеклек дебитын арттырырга мөмкинлек бирә икән.
Эшләнгән комплекс һөнәри сынаулар барышында үзенең югары нәтиҗәлелеген исбатлаган һәм сәнәгый кулланылышка кертергә тәкъдим ителгән. 2017 елдан 2019 елга кадәрге чорда йогынты ясауның яңа методларын кулланудан гомуми агымдагы икътисадый нәтиҗәлелек 2,05 млрд. сум дип бәяләнә.
Технологик чишелешләр комплексы шулай ук "Нефть, газ. Нефть химиясе-2019" халыкара махсус күргәзмәсендә "Катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру" номинациясендә Гран-прига лаек булган.
Тәкъдим ителгән барлык технологияләргә дә югары үзле нефть чыгару өлкәсендә "Татнефть"нең теоретик һәм практик тикшеренүләренең уникальлеген раслаучы уйлап табуларга Россия Федерациясенең тиешле патентлары алынган.
"Татнефть" ГАҖ матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ территориясендә "Тайфун" исеме белән 22800 проектының кече ракета корабы корпусына нигез салу тантанасы булды. Тантанада Россия Хәрби диңгез флотының баш җитәкчесе Николай Евменов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Чара 17-нче номерлы цехның завод мәйданында узды. Трибуна артына вертикаль киль һәм төптән тышлый торган беренче табакларны салып куйганнар, ә трибуна алдына – "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ, "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ, "Ак Барс" суднолар төзү корпорациясе" АҖ, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы флаглары һәм Андреев флагы. Флагштоклар буйлап 75487 хәрби частенең танылган төркеме вәкилләре парад формасында басып тора иде.
Традиция буенча тантана Россия флоты өчен кораблар төзү һәм тапшыруга зур өлеш керткән завод хезмәткәрләрен бүләкләү белән тәмамланды.
PLC Technology компаниясе җитәкчелеге генераль директор Илья Крутских җитәкчелегендә рәсми визит белән Казан дәүләт энергетика университетына килгән.
Кунакларны КДЭУ Технопаркы һәм энергияне саклау өлкәсендә компетенция һәм технологияләр үзәге (ЦКТЭ) эше белән таныштырганнар.
Визит нәтиҗәләре буенча КДЭУ ректоры Эдвард Абдуллаҗанов һәм "ПиЭлСи Технолоджи" ҖЧҖ генераль директоры Илья Крутских мәгариф, фән һәм фәнни-гамәли өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү төзегән.
Килешү кысаларында яклар һөнәри әзерлек һәм квалификация күтәрү, мәгълүмати семинарлар һәм фәнни-техник конференцияләр оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итәргә планлаштыра.
Моннан тыш, компания югары уку йортына белем бирү сыйныфын җиһазлау өчен җиһазлар да биргән.
КДЭУ матбугат хезмәте материаллары буенча
Бүген Германия-Россия яңа технологияләр институты (ГРИНТ) үзенең беренче юбилеен – 5 еллыгын бәйрәм итә.
Бәйрәм көне хөрмәтенә югары уку йортында берничә мөһим чара узды, шул исәптән Химаячеләр советы утырышы һәм ГРИНТ тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды.
Чарада министр урынбасары Герман Лернер катнашты.
Химаячеләр советы академик казанышлар һәм институтның стратегик үсеш мәсьәләләре, шулай ук административ-финанс өлешенең төп моментлары турында фикер алышты.
Герман Лернер совет утырышында чыгыш ясаганда, ГРИНТ сәнәгать үсешенә зур өлеш кертә, дип билгеләп үтте: республикада энергетика, мәгълүмати технологияләр, машина төзелеше, авиация һәм самолетлар төзелеше өлкәсендә масштаблы проектлар гамәлгә ашырыла.
КНИТУ-КАИның Германия-Россия яңа технологияләр институты (ГРИНТ) ул Германия белән Россия арасында мәгариф өлкәсендәге иң эре проект. Германиянең DAAD академик алмашулар хезмәте, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә 2014 елда ачылган институт Германиянең алдынгы югары уку йортлары белән ике диплом магистратурасының 9 программасын үз эченә ала.
Бүген "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә XIV Халыкара тимер коючылар съездының рәсми ачылышы узды.
Россиянең тимер кою производствосы өчен мөһим булган чара тармакның үз илебез һәм чит ил белгечләрен, шул исәптән БРИКС илләренең, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Монголия, Беларусь, Германия, Италия, АКШ, Англия, Төркия, Чехия һәм башка илләрдән килгән вәкилләрне берләштергән.
Күргәзмә павильоннарында "Литье-2019" халыкара күргәзмәсендә катнашучылар урнашкан. Стендларда Татарстан һәм Россия җитештерүчеләре – А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, "КАМАЗ" кою заводы, "Казанкомпрессормаш", "Сиблитмаш" һәм башкалар, шулай ук чит ил компанияләре. Барлыгы 39 предприятие катнаша.
Күргәзмә эшендә шулай ук Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе дә катнашты, ул үз җитештерү куәтләрендә башкарылган чуен кою һәм металл эшкәртү продукциясен тәкъдим итте.
Съездның эшлекле программасының беренче көне кою производствосының актуаль мәсьәләләре буенча пленар утырыш белән билгеләп үтелде.
Күргәзмә 12 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Икенче көн кою эретмәләре, металл кою формалары һәм саплары ясау, металл коюның махсус төрләре кебек юнәлешләр буенча секция утырышларына багышланачак.
Съездда катнашучылар өчен шулай ук республиканың сәнәгать предприятиеләренә – "КАМАЗ" ГАҖ, "АЛНАС" ААҖ, "А.М.Горький исемендәге Яшел Үзән заводы" АҖ һәм "Казанкомпрессормаш" ААҖ бару да планлаштырыла.
"СОЛЛЕРС" ГАҖ һәм Ford Motor Company – "Форд Соллерс Алабуга" уртак предприятиесе – "Алабуга" махсус икътисадый зонасындагы компания заводында яңартылган Ford Transit җитештерелә башлавы турында хәбәр итә. Беренче автомобильләр конвейердан төшкән һәм рәсми клиентларга Transit-үзәкләргә озатылган.
Яңартылган Ford Transit бөтен өстенлекләрен саклап калган һәм утыргычлары яңартылган, экстерьер детальләре төсләр палитрасына күмелгән һәм салоны бизәкләндерелгән. Шулай ук кузов конструкциясе, ишекләрдәге йозаклары модернизацияләнгән, бу исә кузовның өстәмә куәтләнүенә китергән.
Ford Transit – чит ил брендлары арасында коммерцияле автомобильләр сегментында Россия базары лидеры. Гыйнвар-август айларында модельләрне сату дәрәҗәсе 7% арткан һәм узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 7 267 берәмлек тәшкил иткән. Август аенда барлыгы 1 237 автомобиль сатылган.
Исегезгә төшерәбез, Ford Transit заводта 2015 елның апреленнән башлап, эретеп ябыштырып һәм буяп, тулы цикл технологиясе буенча җитештерелә.
Ford Sollers матбугат хезмәте материаллары буенча
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан производство чараларының пилот партияләрен җитештерүче һәм гамәлгә ашыручы сәнәгать өлкәсендәге эшчәнлек субъектларына федераль бюджеттан субсидия алу хокукына конкурс сайлап алуы үткәрелүе турында хәбәр итәбез.
РФ Хөкүмәтенең 2017 елның 25 апрелендәге 634 номерлы карары нигезендә механизм оешмаларга производство чараларының пилот партияләрен җитештерүгә һәм гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнар суммасының 50 процентына кадәр компенсация рәвешендә финанс ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелгән, бу продукция бәясе җиһазларның базар бәясеннән 15-20 процентка кимегәндә, референдацияләр булмау һәм сәнәгать продукциясенең инновацион үрнәкләрен эксплуатацияләү шартларында җиһазларның пилот партияләрен базарга чыгарырга ярдәм итә.
Субсидияләр катлаулы, нефть-газ, энергетика машина төзелеше, станок-инструменталь сәнәгать, азык-төлек һәм төзелеш-юл машина төзелеше тармакларына, шулай ук сәнәгатьнең югары технологияле заманча җитештерү чараларын сынау-сәнәгый эксплуатациягә кертүдә этәргеч бирү максатларында калдыкларны эшкәртү, зарарсызландыру һәм утильләштерү буенча тармакларына караган, 2017 елның 25 апрелендәге 634 номерлы Карар исемлегенә кертелгән үзебезнең илдәге җитештерүчеләргә бирелә.
Барлыгы 1,2 млрд. сум күләмендә финанслау каралган.
Субсидия алу хокукына сайлап алуны үткәрә башлау 2019 елның 16 сентябренә билгеләнгән.
Тулырак мәгълүмат, шул исәптән гариза бирүче оешмаларга карата таләпләр турында да, Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылачак: http://minpromtorg.gov.ru/
Тулырак мәгълүмат РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы презентациясендә урнаштырылган.
Әлеге конкурс сайлап алуында катнашкан очракта, ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына әлеге эл. почта буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз: Maksim.Sabirdzhanov@tatar.ru.
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт ит һәм балык продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, яраклылык вакыты мәсьәләләре буенча "кайнар линия" үткәрә.
Барлык кызыксындырган сораулар белән 8 800 555 49 43 номеры буенча шалтыратырга мөмкин.
Казан һәм республика халкына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре консультация бирәчәк.
"Кайнар линия" 2019 елның 11 сентябреннән 25 сентябренә кадәр түбәндәге телефон аша эшләячәк: (843) 273 34 85, 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр.
Тэглар: горячая линия Роспотребнадзор
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе материаллары буенча