Татарстан Республикасында «ГБО.РФ газ-мотор ягулыгы базарының бердәм платформасы» эшли башлаячак

2021 елның 8 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тарафыннан, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм «Информационные топливные системы» ҖЧҖ белән берлектә, «ГБО.РФ газ-мотор ягулыгы базарының бердәм платформасы» сервисы эшләнә.

Бүген Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында транспорт чараларын яңадан җиһазландыру пунктлары вәкилләре катнашында сервисның эш версиясе күрсәтелде.

Әлеге сервис «Цифрлы икътисад» илкүләм проектын һәм «Газ-мотор ягулыгы базарын үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында булдырыла. Проектның максаты – газ-мотор ягулыгы базарында катнашучылар өчен ачык функциональ платформа төзү һәм кулланучыларны, бизнес һәм дәүләтне берләштерү, гамәлдәге законнар нигезендә куркынычсызлык нормаларына һәм таләпләренә җавап бирми торган транспорт чараларын эксплуатациядән чыгару; контрафакт газ баллоны җиһазларын әйләнештән алу.

Газ-мотор ягулыгы базарында катнашучылар «РФ ГБО бердәм платформасы»ннан файдаланып, түбәндәге мөмкинлекләргә ия була:

- Транспорт чарасы хуҗасы – Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша документлар бирү һәм алу өчен «бердәм тәрәзә».

- Газ баллоны җиһазларын урнаштыру үзәкләре – яңадан җиһазландыру күләмен арттыру һәм ахыргы кулланучыга күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру.

- Газ баллоны җиһазларын җитештерүчеләр – чынлыгын тикшерү хисабына контрафакт продукция санын киметеп, җитештерү күләмен арттыру.

- ЮХИДИ бүлеге – процессны автоматлаштыру, ә кулланучы – транспорт чаралары конструкциясенә үзгәрешләр кертү өчен гаризаларны эшкәртү вакытын киметү мөмкинлеге.

- Серияле техника буенча автоҗитештерүчеләр – документлар бирү һәм автоҗитештерүчегә субсидияләрне кайтаруны контрольдә тоту.

- Ягулык-энергетика компанияләре (АГНКС) – сайланган газ-мотор ягулыгын сату күләмен арттыру мөмкинлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International