Базар үсешенең гаять зур тизлеге илкүләм проектның актуальлеген арттыруга ярдәм итә. Җитештерү технологияләрен яхшырту, яңа сәүдә мәйданчыклары барлыкка килү, ресурсларга бәяләрнең үзгәреп торуы һ.б. конкурентлы өстенлекнең югалу куркынычын арттыра. Әлеге куркынычны киметү өчен предприятиегә үсәргә һәм агымдагы вакыт шартларына җайлашырга кирәк.
Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру Россиядә иң актуаль үсеш юнәлешләренең берсе булып тора. Татарстан Республикасында бу юнәлешне «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында 2017 елда «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы энергия саклау технологияләре үзәге» ДАУ базасында оештырылган Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге уңышлы гына гамәлгә ашыра.
Проект башланган чорда нәкъ менә сәнәгать предприятиеләре арасында зур популярлык казанды, һәм хәзерге вакытта төбәктән катнашучыларның гомуми исәбендә алар саны 50% артык, ләкин, вакытлар узу белән, башка тармаклардан да компанияләр күбрәк килә башлаган. Соңгы вакытта, мәсәлән, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек тармагыннан катнашучылар күп булган.
Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектына Татарстанның төрле тармакларындагы 128 предприятиесе кергән, ә 2024 ел ахырына 249 предприятиене җәлеп итү планлаштырыла. Иң уңышлы проектлар елына 100 млн. сумга кадәр шактый күләмдә икътисадый нәтиҗә сизә.
Илкүләм проектка адреслы ярдәм күрсәтү һәм системалы ярдәм итү бөтен эшчәнлекне оптимальләштерүгә һәм актуальләштерүгә юнәлдерелгән. Сакчыл җитештерү инструментларының бер өлеше җитештерү процессларын оптимальләштерә. Мондый инструментлар, мәсәлән, максатлар декорациясе стратегик максатларны күрү һәм аларга ирешү мөмкинлеген бирә һәм хезмәткәрләрне мотивлаштырырга ярдәм итә. Системалы чаралар барлык бизнес-процессларны алга таба оптимальләштерү һәм эшчәнлекнең яңа юнәлешләрен үзләштерү өчен кадр ресурсларын булдырырга мөмкинлек бирә.