ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы туристларны кабул итәргә һәм экскурсия продуктлары эшләргә әзер Предприятиеләр реестрын формалаштырды

2021 елның 11 июне, җомга

Бүген Татарстанда Саха (Якутия) Республикасы Көннәре кысаларында Татарстан Республикасында сәнәгать туризмын үстерүгә багышланган түгәрәк өстәл узды. Чара Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында узды.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар арасында Саха (Якутия) Республикасы эшкуарлык, сәүдә һәм туризм министры Ирина Высоких, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, «Туризмны үстерү һәм территориаль маркетинг агентлыгы» ДАУ(Я) генераль директоры Наталья Тюкавкина, «Колмар-Тур» ҖЧҖ (Якутия) идарәче директоры Алина Чикина, Кукмара муниципаль районы җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина һәм башкалар бар иде.

Түгәрәк өстәл барышында Саха (Якутия) Республикасы ягыннан катнашучылар Татарстан вәкилләренә сәнәгать туризмын үстерү методологиясен тәкъдир иттеләр, шулай ук әлеге юнәлешнең төп проблемаларын һәм үсеш перспективаларын билгеләделәр.

Саха (Якутия) Республикасы сәнәгать туризмын үстерү буенча сыналучы төбәкләр арасына керә. Татарстан Республикасында бу юнәлештә эш программасы шулай ук актив рәвештә гамәлгә кертелә. Чөнки нәкъ менә сәнәгать туризмын үстерү туристлар агымын арттырып кына калмыйча, җирле җитештерүчеләрне танытуга да ярдәм итәчәк. Экскурсия продуктын үз эченә алган беренче предприятие «КАМАЗ» ГАҖ булды.

Төбәкнең төп өстенлекләре – зәркән җитештерү, мех әйберләре, милли савыт-саба һәм ит деликатеслары турында Якутиянең эшкуарлык, сәүдә һәм туризм министры Ирина Высоких сөйләде.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар игътибарына Кукмара муниципаль районы җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшинаның районның сәнәгый туризм потенциалын популярлаштыру һәм уңай тәҗрибә турындагы чыгышы тәкъдим ителде. Чыгышында Айгөл Әхмәтшина якут ягын Татарстан Республикасында актив эшли торган һәм сәнәгать туризмын гамәлгә кертә торган сәнәгать производствосының өч гиганты белән таныштырды. Бу – Кукмара киез итек-киез комбинаты, Кукмара металл савыт-саба заводы һәм Кукмара тегү фабрикасы.

Сөйләшүләр барышында яклар республикада һөнәри юнәлеш бирә торган  экскурсияләр уздыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, уртак проектларны үстерү өчен юнәлешләр билгеләделәр.

Очрашу нәтиҗәләре буенча «Сахабулт» һәм «Киэргэ» компанияләре вәкилләре үз товарларын күрсәтте. Якутия җитештерүчеләре үз продукциясен үзләренең «Якутиядә эшләнгән» төбәк маркетплейсы аша сата.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International