«Россия Федерациясендә металл эшкәртү җиһазлары җитештерүне булдыру шартлары һәм перспективалары».

2013 елның 28 феврале, пәнҗешәмбе
2013 елның 5 мартында Мәскәүдә "Россия Федерациясендә металл эшкәртү җиһазлары җитештерүне булдыру шартлары һәм перспективалары" Халыкара инвестиция форумы була. Форумда Татарстан Республикасы Президенты Р. Миңнеханов, Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Д. Матуров, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Россия Федерациясе субъектлары вәкилләре (Ростов, Свердловск һәм Ульяновск өлкәләре), чит илләрнең станоклар төзү буенча 40 предприятиесе вәкиле катнашачак.
Форумны Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Свердловск өлкәсе Хөкүмәте, Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте оештыра.
Инвестиция форумының максаты – чит илләрнең станоклар төзү тармагы предприятиеләренә Россиянең металл эшкәртү җиһазлары базары һәм Россиянең металл эшкәртү җиһазлары өлкәсендәге иң эре кулланучылары хакында мәгълүмат бирү.
Форумда катнашучылар Россия һәм чит ил инвесторларына дәүләт ярдәме белән танышачак, уртак предприятиеләр булдыру перспективалары хакында фикер алышачак.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Татарстан Республикасында машина төзелеше технолгияләре кластерын оештыру шартлары һәм перспективалары хакында доклад белән чыгыш ясаячак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International