Казанда халыкара сәүдә үзәге төзелә

2013 елның 26 феврале, сишәмбе
2013 елның 26 февралендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов Казан шәһәрендә халыкара сәүдә үзәген төзү мәсьәләсе буенча уртак эшче төркемнең беренче утырышын үткәрде. Анда «ЦМТ» ААҖ (Мәскәү) генераль директоры Владимир Саламатов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре, Казан шәһәре башкарма комитеты белгечләре, "Казан ярминкәсе" ААҖ вәкилләре катнашты.
Эшче төркем утырышы кысаларында Казанда халыкара сәүдә үзәген булдыруның оештыру мәсьәләләре хакында фикер алышулар булды, аны урнаштыру вариантлары каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International