Яңа хокукый шартларда инвестиция мөмкинлекләре

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Инвестиция эшчәнлеген үстерү, яңа инструментларны алга этәрү һәм инвесторларга ярдәм итүнең хокукый нигезләре белән танышу максатында, Татарстан Республикасының Инвестицияле үсеш агентлыгы, «Бердәм Россия» партиясе рәисе Д.А. Медведевның Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсе белән берлектә, Татарстан Республикасында «Яңа хокукый шартларда инвестиция мөмкинлекләре» темасына вебинар уздыра.

Чара кысаларында җайга салу тирәлегенең үсеш тенденцияләре, инвестицияләрне яклауны тәэмин итү мәсьәләләре, дәүләт-хосусый партнерлык механизмнарын куллану, шулай ук аларны 2019-2020 елларда Россиядә гамәлгә ашыруның иң яхшы тәҗрибәләре турында фикер алышу планлаштырыла.

Теләге булган һәркемне әлеге вебинарда катнашырга чакырабыз. Чарада катнашу бушлай.

Вебинар 2020 елның 15 нче июленә 10:30 сәгатькә планлаштырылган.

Вебинар трансляциясен түбәндәге сылтама буенча карарга була:  https://us02web.zoom.us/j/86096121655?pwd=WTh5Uzl5djQ5SjIzdzdzanFrV0x6UT09. Конференция идентификаторы: 860 9612 1655. Пароль: 889798.

Вебинар программасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International