Татарстан Республикасы предприятиеләре Төбәк компетенцияләр үзәге эшеннән 92% канәгать

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проекты чараларын актив тормышка ашыра. Төп башкаручы – хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләрнең төбәк үзәге («Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Татарстан Республикасы Энергияне сак куллану технологияләре үзәге» ДАУ), аның эше предприятиеләр тарафыннан 92% дәрәҗәсендә бәяләнгән.

Төбәкләрдәге компетенцияләр үзәкләре эшеннән канәгать калу-калмау дәрәҗәсен «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге» АКО заказы буенча Magram Market Research тикшергән.

Тикшеренүдә катнашучыларга биш раслауга бәя бирергә тәкъдим ителгән, анда һәр күрсәткеч 5 баллы шкала буенча бәяләнгән (1 – бөтенләй килешмим, 5 – тулысынча килешәм), һәр параметр өчен уртача балл исәпләнгән:

  • Төбәк компетенцияләр үзәге белән бергә гамәлгә ашырыла торган хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проекты нәтиҗәләре минем предприятиенең финанс нәтиҗәләренә уңай йогынты ясый – 4,4;
  • Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары югары дәрәҗәдә профессиональ һәм тормышка ашырылган проектларның максатларына ирешүдә сизелерлек өлеш кертте –  4,6;
  • Җитештерүчәнлекне үстерү күрсәткечләренә ирешү өчен предприятиедә эшне ни рәвешле мөстәкыйль рәвештә дәвам итәргә кирәклегенә төшенү бар – 4,5;
  • Безнең предприятиенең эш төркеме хезмәткәрләре киләчәктә безнең предприятиедә проектларны гамәлгә ашыру өчен шактый белем һәм күнекмәләр алды – 4,3;
  • Безнең предприятие хезмәткәрләренең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру проектына җәлеп ителеше, Төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары белән бергә эшләгәннән соң, 4,3%ка артты – 4,3.

Исегезгә төшерәбез, илкүләм проектта Татарстан Республикасының чимал булмаган база тармакларыннан 81 предприятие катнаша.

Предприятиеләрне «Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм» илкүләм проектында катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International