Татарстан – Сыйфат премиясе 2018 дипломантлары саны буенча лидер

2018 елның 1 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елгы сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте Премиясе дипломантлары билгеле булды. Сыйфат өлкәсендә Россия Федерациясе Хөкүмәте премияләрен бирү советы конкурс дипломантларын раслады, алар исәбенә Россиянең 12 төбәгеннән оешмалар кергән. Дипломантлар исәбе буенча быел Татарстан Республикасы лидер булган.

Республиканың дүрт предприятиесе дипломант исеменә лаек: "Татнефть-АЗС Центр" ҖЧҖ, "Кадрлар әзерләү үзәге – Татнефть" ӨҺББ ХМУ, "Казан компрессорлы машина төзү заводы" ААҖ һәм "Шифалы су - Ижминводы" шифаханәсе.

Сыйфат өлкәсендә РФ Хөкүмәте премияләре ел саен оешмаларга конкурс нигезендә продукция һәм хезмәт сыйфаты өлкәсендәге шактый күрсәткечләргә ирешкән өчен, шулай ук югары нәтиҗәле сыйфат менеджменты методларын керткән өчен бирелә.

Дөньяви тәҗрибә нигезендә сыйфат өлкәсендәге премия акчалата бирелми. Конкурс лауреатлары РФ Хөкүмәте призларын һәм дипломнарын ала, шулай ук премия символикасын үзләренең реклама материалларында куллану хокукына ия була.

Тулырак: https://roskachestvo.gov.ru/award/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International