"Татнефть" хезмәткәрләре "Һөнәре буенча иң яхшысы" россиякүләм конкурсында катнаша, әлеге чара 1 ноябрьдән 3 сенә кадәр Ноябрьск шәһәрендә (Ямал-Ненец автоном округында) уза.
Һөнәри осталык буенча республика конкурсында җиңү яулаган "Елховнефть" НГДИ нефть табу операторлары Алексей Купцов һәм Илнур Сәлимов илнең иң яхшы хезмәткәрләре исәбендә республика данын яклау дәрәҗәсенә иреште.
Конкурс биремнәре ике өлештән тора: теория һәм тәҗрибә. Соңгысы "Газпромнефть-Ноябрьскнефтегаз" компаниясенең Спорыш ятмасының куст мәйданчыкларында оештырыла. Егетләргә нефть табу скважинасында вентильне алмаштырырга һәм аның тәүлеклек җитештерүчәнлеген үлчәргә туры киләчәк. Биремнәр махсус павильонда да, ачык һавада да үтәләчәк.
Экспертлар комиссиясе составына РФ Хезмәт министрлыгы, автономияле округ хөкүмәте вәкилләре, галимнәр, шулай ук предприятиеләрнең җитәкчеләре кергән. Конкурс призерлары акчалата премия, ә җиңүчеләр, илнең иң яхшы эшче һөнәр вәкилләре белән бергә, РФ Хөкүмәте Йортында бүләкләүгә чакыру алачак.
"Һөнәре буенча иң яхшысы" россиякүләм конкурсы "Нефть һәм газ табу буенча иң яхшы оператор" номинациясе буенча Ямал-Ненец автономияле округының Ноябрьск шәһәрендә "Газпромнефть-ННГ" АҖ базасында уза.
В.Д.Шашин исемендәге ГАҖ командасына уңышлар һәм җиңүләр телибез!