Татарстан төзелеш мәйданчыкларында кабель продукциясе сыйфатына кереш контролен оештыра

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы төзелеш объектларында кабель продукциясе сыйфатына кереш контролен оештыру буенча пилот проектын гамәлгә ашыручы төбәкләр исәбенә керәчәк. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тиешле хатны РФ сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Виктор Евтухов исеменә юллады.

"Пилот проектын гамәлгә ашыру максатларында, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы "Татарстан Республикасы Баш инвестицион төзелеш идарәсе" ДКУга һәм социаль объектларны төзүче подряд оешмаларына көч һәм контроль кабельләре конструктив зурлыклары һәм үткәргеч чыбыкларның электрик каршылыгының өстәмә документар тикшерүен, киңәйтелгән тикшерүен, шулай ук сатып алына торган кабель продукциясенең тирәнтен лаборатор контролен үткәрергә киңәш итте", - диелә хатта.

Россия төбәкләрендә капиталь төзелеш объектларында кабель продукциясе сыйфатына кереш контролен кертү карары 2017 елның декабрендә РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы каршында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча дәүләт комиссиясендә кабул ителде. Пилот территорияләр исемлегенә Мордовия, Чуашстан, Владимир, Мәскәү, Самара, Свердловск өлкәләре керде, соңрак Томск өлкәсе кушылды.

Төзелеш мәйданчыкларында кабель эшләнмәләренә кереш контроль берничә этапта үткәрелер дип ниятләнә. Тауар китерүчеләрне конкурс нигезендә сайлап алу этабында ук документар тикшерү өчен методик киңәшләр эшләнгән: Юридик затларның бердәм дәүләт реестрында мәгълүматлар эзләүдән алып, продукциянең ярашлылык сертификатлары, эксплуатация буенча инструкцияләр һәм техник шартлары анализына кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International