"Безнең вакыт – Безнең заман"

2018 елның 7 августы, сишәмбе

у көннәрдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов рәислегендә Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында "Безнең вакыт – Безнең заман" дигән ел саен үткәрелә торган республиканың VI ачык телевизион эшләүче яшьләр иҗаты фестивален оештыру комитетының утырышы булды.

Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан Республикасы Профсоюзлар федерациясе рәисе вазыйфаларын башкаручы Татьяна Васильева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов һәм Оештыру комитетының башка әгъзалары катнашты. Киңәшмә кысаларында Республиканың "Безнең вакыт – Безнең заман" VI ачык телевизион  эшләүче яшьләр иҗаты фестивален уздыруның план-графигы турында, шулай ук жюри составы, эш төркеме һәм фестиваль регламенты турында сүз барды һәм хупланды.

Моннан тыш, фестивальнең, быелның октябреннән ноябренә кадәр, көзен узачак сайлап алу этапларын уздыру сроклары расланачак һәм Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы һәм Зәй шәһәрләрендә дүрт зонага бүленгән сайлап алу этапларын үз эченә алачак, супер финал һәм гала-концерт Казанда була.

Катнашу өчен 2018 елның 25 сентябренә кадәр заявка тапшырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International