2018 елның 7 августында Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча комиссия утырышы булды

2018 елның 7 августы, сишәмбе

Бүген ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында Татарстан Республикасында сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча комиссия утырышы булды. Көн тәртибендә – төзелә торган социаль объектларда кабель-үткәргеч продукциясенең сыйфатына кереш контроль проектына кушылу.

Фальсификацияле, техник сыйфатламаларга җавап бирми торган кабель-үткәргеч продукциясен куллану җитди куркынычларга сәбәпче булырга – техника эшендә барлыкка килгән өзеклекләрдән башлап кешеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч белән янаучы, мисал өчен, гадәттән тыш хәлләр, янгыннар китереп чыгарырга мөмкин.

Узган елның декабре азагында Россиянең Сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча дәүләт комиссиясе утырышында илнең кайбер төбәкләрендә төзелә торган социаль өлкә объектларында кабель-үткәргеч продукциясе сыйфатына кереш контролен гамәлгә ашыру карары кабул ителде.

Пилот проектын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Ул аны Татарстанда гамәлгә ашыру турында һәм сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы көрәш буенча республика комиссиясе каршында тармакның эш төркемен төзү турында йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International