Астанада Казакъстан Премьер-министрының беренче урынбасары Аскар Мамин һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Казакъстан-Татарстан бизнес-форумы узды.
– Без автомобиль төзелеше, суднолар төзелеше, вертолетлар төзү, нефть-газ химиясе өлкәсендә, югары технологияләр һәм башка тармакларда Казакъстандагы партнерлар белән икътисадый һәм инвестицион элемтәләрне җәелдерүдә мәнфәгатьле. Казакъстанда безнең "Татнефть", "КАМАЗ", "КВЗ" кебек күп кенә әйдәп баручы компанияләребез эшли. "Алабуга" МИЗда Казакъстанның аккумуляторлы батарейкалар җитештерү буенча "Кайнар Технолоджис" компаниясе катнашындагы резидент теркәлде, – дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан-Казакъстан товар әйләнеше 40%ка арткан һәм 700 млн АКШ долларыннан артып киткән. Планда – әлеге күрсәткечне 1 млрд долларга җиткерү.
Татарстанның социаль-икътисадый һәм инвестицион потенциалын презентацияләп Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов чыгыш ясады. "Татнефть" ГАҖ, "ТАИФ" ГАҖ, "КАМАЗ" ГАҖ, "Ак Барс" холдинг компаниясе" АҖ, "КВЗ" ГАҖ һ.б. җитәкчеләре дә үз продукциясен күрсәтте.
Ахырдан хезмәттәшлек турында берничә документка кул куелды.