Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары метрологларының иҗат активлыгын стимуллаштыру, аларның квалификация дәрәҗәсен һәм һөнәри компетенциясен үстерү максатларында Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" федераль бюджет учреждениесе 2018 елда "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы" номинациясе өлешендә "Сыйфатлы продукцияне һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне үстерүдә зур өлеш өчен" номинациясе буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсы уздырылуы хакында игълан итә.
Конкурста җиңүчеләргә "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы-2018" дипломнары тапшырылачак. Конкурста җиңүчеләр турында мәгълүматлар ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм "Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" ФБУ сайтларында урнаштырылачак.
Татарстан Республикасы предприятиеләренең һәм оешмаларының метрология өлкәсендә эшләүче һәм биләнә торган вазыйфасында кимендә 3 ел эшләгән белгечләрне конкурста катнашырга чакыра. Конкурста 4 елга бер мәртәбәдән артмаган ешлык белән катнашырга ярый.
Конкурста катнашу өчен предприятиегә "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы" номинациясе өлешендә "Сыйфатлы продукцияне һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне үстерүдә зур өлеш өчен" номинациясе буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсы турында расланган нигезләмәгә туры китереп, "Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" ФБУ адресына метрология хезмәте белгеченә хат һәм сыйфатлама-анкета җибәрергә кирәк.
Мондый хатны һәм сыйфатлама-анкетаны җибәрү срогы – 2018 елның 15 маена кадәр (соңгы көне), "Татарстан Республикасында Стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар дәүләт төбәк үзәге" ФБУ адресы: 420029, Казан ш., Журналистлар ур., 24 й, 219 бүлмә, канцелярия.
Барлык сораулар белән дә метрологик тәэминатны оештыру бүлегенә мөрәҗәгать итәсе. Элемтә өчен: Калистратова Алла Сергеевна, тел. (843) 291-08-32.
Конкурска йомгак "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы" номинациясе өлешендә "Сыйфатлы продукцияне һәм күрсәтелә торган хезмәтләрне үстерүдә зур өлеш өчен" номинациясе буенча "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсы турында расланган нигезләмәгә туры китереп, конкурсны оештыру комитеты тарафыннан ясалачак.
Татарстан Республикасы белгечләрен "Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы-2018" конкурсында катнашучылар арасында күрергә шат булырбыз.
Сездән анкеталар көтәбез һәм уңышлар телибез!