2018 елның 26 апрелендә “Казан мотор төзү җитештерү берләшмәсе” акционерлык җәмгыятенең укыту-җитештерү үзәгендә предприятиедә техник иҗат түгәрәкләре ачылуның 5 еллыгына багышланган чара узды. Исегезгә төшерик, предприятиедә “Газ динамикасы һәм газ-турбина двигательләре”, “Автоматлаштыру һәм механикалаштыру” һәм “3Д-модельләштерү” түгәрәкләре эшли.
Чарада мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре, министрлыкларның һәм ведомстволарның, Рационализаторлар һәм уйлап табучыларның республика советы, Республика мәктәптән тыш эшләү үзәге вәкилләре, гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучы, техник иҗат түгәрәкләренә йөрүче балалар, түгәрәкләрнең укытучылар составы катнашты. ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан сәламләү сүзләре белән корпоратив идарә бүлеге башлыгы А.А.Фёдоров чыгыш ясады.
Чара кысаларында түгәрәкләргә йөрүчеләрне – 2018 елда уздырылган республика конкурсларында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы оештырылган иде. Шулай итеп, “24-bit” республика конкурсы йомгаклары буенча “3Д-модельләштерү” техник иҗат түгәрәгенә йөрүчеләр призлы урыннарны: Калаганов Александр – 3 урын, Федотов Александр – 2 урын, Егоров Герман – 1 урын яулады. Шулай ук “21 гасыр Кулибины” конкурсында да түгәрәккә йөрүче балалар, ә атап әйткәндә: Эсаулов Егор (3 урын), Маркушин Николай (2 урын) һәм Егоров Герман (1 урын) үзләрен лаеклы рәвештә күрсәтә алды.
Белешмә өчен: Республика мәктәптән тыш эшләү үзәге уздырган сайлап алу нәтиҗәсендә Татарстан Республикасыннан делегация составына “Яшь техниклар һәм уйлап табучылар” россиякүләм конференциясендә катнашу өчен түгәрәккә йөрүче Маркушин Николай кертелде. Конференция 2018 елның 26 июнендә булачак. Хәзерге вакытта фәнни җитәкчесе А.В. Бакланов белән заявка һәм презентация проекты формалаштырыла.
Балалар тарафыннан проектлар әзерләгәндә фәнни җитәкчелек итүче укытучылар да: Иванов Николай Кондратьевич, Бакланов Андрей Владимирович, Фирсов Алексей Григорьевич, Кяльчин Алексей Владимирович игътибардан читтә калмады.
Бер ел эчендә балалар яңа күнекмәләр һәм компетенцияләр үзләштергән, фәнни-техник иҗат, рационализаторлык белән шөгыльләнгән, республиканы конкурс нигезендә алга этәрүдә актив катнашып килгән. Техник иҗатны үстерү буенча предприятиенең эш тәҗрибәсе 2017 елның 6 октябрендәге республика киңәшмәсендә презентацияләнде.