2018 елның 24 апрелендә "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендәге технопарк" ДАУ бинасында ике көнгә исәпләнгән "Безнең Татарстан" VIII форумының финал күргәзмәсе ачылды.
"Безнең Татарстан" республика яшьләр форумы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәтеннән, партнерлардан, потенциаль инвесторлардан һәм Форумны оештыручылардан алга таба булышлык һәм ярдәм күрсәтү өчен иң яхшы проектлар һәм яшьләр программалары сайлап алынды. Форум шулай ук "iВолга" ИФО яшьләр форумы, яшьләрнең россиякүләм "Таврида" һәм "Территория смыслов", "Балтийский Артек" мәгариф форумнары кебек федераль мәйданнарда Татарстан Республикасыннан катнашу өчен иң яхшы проектларны сайлауда да төп мәйдан булып тора. 2018 елда Форумда катнашу өчен 11 тематик мәйдан буенча 908 заявка тапшырылды: "Архитектура һәм сәнгать территориясе", "Брендлар территориясе", "Мәрхәмәт территориясе", "Инновацияләр территориясе", "Кече ватан территориясе", "Тынычлык һәм ризалык территориясе", "Яшьләр территориясе", "Эшкуарлык территориясе", "Спорт территориясе", "Вәзгыяти үзәкләрнең элементлар территориясе" һәм "Татарстан – коррупциясез территория".
Форумның күргәзмә экспозициясен карау эшендә Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Алмаз Хөсәенов катнашты.
Белешмә өчен: Татарстан Республикасында "Безнең Татарстан" республика яшьләр форумы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасындагы яшь галимнәрнең һәм белгечләрнең Региональ яшьләр иҗтимагый хәрәкәте һәм "Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе" региональ иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2010 елдан бирле тормышка ашырыла. Шушы вакыт эчендә Форумда 12 000 артык кеше катнашты, алар 4500 артык проект тәкъдим итте. 7 елда Форумны уздыру йомгаклары буенча 180 финалист үз проектын тормышка ашырды һәм аларны үстерү эшен дәвам иттерә.
Шуңа бәйле рәвештә, быелгы Форумның концепциясе – "Без трендлар ясыйбыз". Форум кысаларында актуаль темалар буенча ачык фикер алышулар, панель дискуссияләр һәм мәгариф чаралары, шулай ук "сорау-җавап" форматында очрашулар узачак. Ике көн эчендә Форумда халыкара, федераль һәм региональ дәрәҗәдә иң яхшы спикерлар чыгыш ясаячак. Ел саен Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь) Россия төбәкләре арасында яшьләр сәясәтен нәтиҗәле тормышка ашыру өлкәсендә рейтинг уздыра. 2017 елда Татарстан Республикасы әлеге исемлектә беренче урын алды.
Форумның ике көнлек финал күргәзмәсе, гадәттәгечә, "ИТ-парк" югары технологияләр өлкәсендәге технопарк" ДАУ бинасында 2018 елның 24-25 апрель көннәрендә узачак. Ел саен Форум финалында мәгариф чараларын, яшьләрнең иң яхшы проектларыннан күргәзмәләрне карау, данлыклы кешеләр белән очрашу максатында, шулай ук "Безнең Татарстан" республика яшьләр форумында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында 1000 артык яшь вәкил катнаша.