ЯҢАЛЫКЛАР


9
август, 2023 ел
чәршәмбе

9 августта Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер  җитәкчелегендә  РФнең Болгария Республикасындагы сәүдә вәкиле Константин Артюшин белән онлайн-очрашу булып узды. Очрашуда Татарстанның 20дән артык компаниясе катнашты.

 


8
август, 2023 ел
сишәмбе

Ел ахырына кадәр иң зур чараларны искә төшерәбез. Календарьда саклап куегыз һәм катнашыгыз!

14-20 август – «АРМИЯ-2023» Халыкара хәрби-техник форумы (Мәскәү өлкәсе) 

31 август - 2 сентябрь – Татарстан нефть-газ химиясе форумы (Казан)

8 сентябрьдә – Көнчыгыш икътисадый форумы (Владивосток)

20-22 сентябрьдә – Kazan Digital Week-2023 Халыкара форумы (Казан)

25-27 сентябрьдә –  «ИННОПРОМ.Казахстан» Халыкара сәнәгать күргәзмәсе (Астана)

30 сентябрьдә – Машина төзүче көне (Чаллы)

2023 елның 4 ноябре – 2024 елның 12 апреле – «Россия» күргәзмәсе (Мәскәү, ВДНХ)

28-30 ноябрьдә – «Россия сәнәгатьчесе-2023» Халыкара форум-күргәзмәсе (Санкт-Петербург)

Барлык кызыксындырган сораулар буенча +7 (843) 210-05-81 телефоны яки mpt.expo@tatar.ru электрон почтасы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

 

ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре продукциясен маркетплейсларда алга этәрү буенча «Promarkетплейс» укыту форум-марафоннарының яңа сериясен башлап җибәрә.

 


7
август, 2023 ел
дүшәмбе

7 августтан 1 октябрьгә кадәр «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында «Иң яхшы остазлык практикасы» конкурсының Бөтенроссия этабы узачак . Гаризаларны төбәк этапларында җиңүче предприятиеләр бирә ала.

 

9 август, 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы  Россия Федерациясенең Болгария Республикасындагы сәүдә вәкиле – Артушин Константин Викторович белән онлайн-очрашу уздырачак.

 


4
август, 2023 ел
җомга

4 августта А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында 03830 проекты буенча су асты канатларында эшләнгән «Метеор - 2020» тиз йөрешле пассажир суңносын ТР Флотына тапшыру һәм суга төшерү тантанасы булды, аңа «Муса Җәлил» исеме бирелгән. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.

4 августта Казанда Форель Закирович Тинчурин исемендә яңа 110 кВ Азино подстанциясен тантаналы рәвештә ачу булды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, Сетевой компаниясе генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.


3
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

4 августта «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта «Мин күкне сайлыйм!» дигән авиация бәйрәме узачак, ул илебезнең граждан авиациясенең 100 еллыгына, Россия ДОСААФ ТР Үзәк аэроклубына нигез салынуның 90 еллыгына багышланачак.


2
август, 2023 ел
чәршәмбе

Бу хакта 1 августтаТатарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә узган онлайн очрашуда  Россия Федерациясенең Венгриядәге сәүдә вәкиле Сергей Безруков хәбәр итте. Очрашуда Татарстанның 30дан артык компаниясе катнашты.


1
август, 2023 ел
сишәмбе

20-23 сентябрьдә Казанда Kazan Digital Week Халыкара форумы узачак. Форум кысаларында «IT-Лидер» ИТ-чишелешләр конкурсы узачак.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International