ТР Эшкуарлыкка ярдәм фондының «Минем бизнес» үзәге Татарстан эшкуарлары һәм үзмәшгульләре продукциясен маркетплейсларда алга этәрү буенча «Promarkетплейс» укыту форум-марафоннарының яңа сериясен башлап җибәрә.
7 августтан 1 октябрьгә кадәр «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты кысаларында «Иң яхшы остазлык практикасы» конкурсының Бөтенроссия этабы узачак . Гаризаларны төбәк этапларында җиңүче предприятиеләр бирә ала.
9 август, 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия Федерациясенең Болгария Республикасындагы сәүдә вәкиле – Артушин Константин Викторович белән онлайн-очрашу уздырачак.
4 августта А.М.Горький исемендәге Зеленодольск заводында 03830 проекты буенча су асты канатларында эшләнгән «Метеор - 2020» тиз йөрешле пассажир суңносын ТР Флотына тапшыру һәм суга төшерү тантанасы булды, аңа «Муса Җәлил» исеме бирелгән. Чарада Премьер-министр урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко катнашты.
4 августта Казанда Форель Закирович Тинчурин исемендә яңа 110 кВ Азино подстанциясен тантаналы рәвештә ачу булды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Марат Миңнебаев, Сетевой компаниясе генераль директоры Илшат Фәрдиев һәм башкалар катнашты.
4 августта «Казан» гаилә үзәге янындагы мәйданчыкта «Мин күкне сайлыйм!» дигән авиация бәйрәме узачак, ул илебезнең граждан авиациясенең 100 еллыгына, Россия ДОСААФ ТР Үзәк аэроклубына нигез салынуның 90 еллыгына багышланачак.
Бу хакта 1 августтаТатарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә узган онлайн очрашуда Россия Федерациясенең Венгриядәге сәүдә вәкиле Сергей Безруков хәбәр итте. Очрашуда Татарстанның 30дан артык компаниясе катнашты.
20-23 сентябрьдә Казанда Kazan Digital Week Халыкара форумы узачак. Форум кысаларында «IT-Лидер» ИТ-чишелешләр конкурсы узачак.
Татарстан предприятиеләре республиканың сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер җитәкчелегендә уздырылган эш визиты кысаларында Әзербәйҗан Республикасында булдылар.
1 август көнне 10:30 сәгатьтә Россия Федерациясенең Венгриядәге Сәүдә вәкиле Безруков Сергей Александрович белән онлайн-очрашу узачак.